Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан ЮХИДИ башлыгы урынбасары ришвәт белән тотылган


Башкортстан ЮХИДИ башлыгы урынбасары Гәрәй Уелданов ришвәт алу вакытында тоткарланган. Бу хакта республика эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Уелдановны Уфа кешесенә «888» санлы машина номеры бирү өчен 25 мең сумлык ришвәт алганда тоткарлаганнар. Полиция хезмәткәрен эчке эшләр министрлыгының эчке иминлек бүлеге вәкилләре кулга алган.

Уелдановның полиция эшеннән куылачагы хәбәр ителә. Аңа каршы җинаять эше ачылган.
XS
SM
MD
LG