Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан гимны итеп 70нче елда язылган "Туган ягым" сайланырга мөмкин


Татарстан дәүләт гимны өчен иң яхшы текст сайлау комиссиясе 1970 елда ТАССРның 50 еллык юбилеена язылган шигырьгә тукталган. Композитор Рөстәм Яхин шагыйрь Рамазан Байтимеровның нәкъ менә бу шигыренә язган көй 90-нчы еллар башында Татарстан дәүләт гимны итеп расланган иде.

4 октябрьдә Татарстан дәүләт шурасы рәисе урынбасары Римма Ратникова президиум утырышы вакытында дәүләт гимны өчен иң яхшы текст сайлау бәйгесенең беренче нәтиҗәләре белән таныштырды. Сайлау комиссиясен Ратникова үзе җитәкли.

“Килгән текстлар арасыннан комиссия берсен аерып чыгарды. Ул “Күпме юллар йөрдем, дөнья күрдем” дигән сүзләр белән, ягъни узган гасырның җитмешенче еллар башында танылган шагыйрь Рамазан Байтимеров язган җыр кебек башлана. Бу сүзләргә Рөстәм Яхин музыка язган һәм көй дәүләт гимнына әйләнгән. Әмма бәйгегә юлланган текст гимн булып яңгырарлык ике куплет белән тулыландырылган”, диде Ратникова Татар-информ агентлыгына.

Текстны Рамазан Байтимеровның кызы Гөлшат Кушелкова җибәргән. Гөлшат ханым әтисенең архивларында өстәмә куплетлар тапкан. Шигырь аның әтисе тарафыннан 1970 елда ТАССРның 50 еллык юбилеена язылган булган. Әгәр бу текст җиңеп чыкса, Кушелкова авторлык хокукларын Татарстан республикасына бирергә әзер. Сүз уңаеннан, Гөлшат ханым әтисенең шигырен гимн итеп тану тәкъдиме турында ике ел элек Азатлык радиосына язган иде.

Гимн текстын сайлау өчен шагыйрьләр һәм музыкантлар, тел белгечләре, җәмәгать эшлеклеләре, депутатлар , мәдәният министрлыгы вәкилләре чакырылды. Конкурс комиссиясенә Казан дәүләт консерватория ректоры Рубин Абдуллин, Русия һәм Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Николай Алешков, КФУның рус әдәбияты тарихы кафедрасы мөдире Людмила Воронова, Казан дәүләт консерваториясе профессоры Зилә Сөнгатуллиналар керә.

“Бәйге ватанпәрвәрлекне арттырды”

Бәйге 1 гыйнвардан 1 июльгә кадәр узды. Анда 200дән артык эш тәкъдим ителгән. Аның бөтен кагыйдәләргә туры килгән 182се бәйгегә кабул ителгән. Текстларны сайлап алу яшерен тавыш бирү юлы белән үткәрелгән.

Ратникова сүзләренчә, бәйгедә Татарстан кешеләре генә түгел, татарлар яшәгән күп кенә Русия төбәкләреннән катнашучылар да булган. “Бу халык бәйгесе булды инде. Ул ватанпәрвәрлек хисләрен кузгатып җибәрде һәм йөзләрчә кешене каләмгә тотынырга этәрде”, диде ул.

“Бәйгегә килгән эшләр арасында ватан турында күңелдән чыккан лирик җырлар булырлык текстлар бар. Шулай ук татар халкы гимнын булдыру омтылышы дип карарга мөмкин булган көчле текстлар бар. Әмма алар күпмилләтле республика гимны була алмый”, диде Римма Ратникова.

Мөхәммәтшин: Бу текстны "җанга ята торган" дигәннәр иде

Татарстан дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, иң кызыгы шунда - әлеге комиссия, яшерен тавыш бирү юлы белән, 70нче елларда язылган шигырьләргә тукталган. “Бу бик гаҗәп. Без 90нчы еллар башында Югары шурада гимн музыкасы өчен тавыш биргән вакытта кемдер бу сүзләрне “җанга ята торган сүзләр” дип калдырырга тәкъдим иткән иде. Хәзер комиссия карар чыгарды: бу текстка пафослык, ватанпәрвәрлек хисләре өстәргә мөмкинлек калдырды. Гимн ерак киләчәккә, республикабыз үсешенә йөз тотсын өчен, текстка үзгәрешләр кертергә кирәк дигән фикер белән авторның кызы да килеште”, диде спикер.

Байтимеровның шигырен Татарстан хакимияте 90нчы еллар башында да гимн сүзләре итеп кабул итмәкче иде. Ләкин гимн сүзсез калды.

Ул вакытта Татарстанның дәүләт символлары турында канун өлгесен әзерләгән эшче төркемне җитәкләгән Ренат Харис Азатлыкка моның сәбәпләрен болай аңлаткан иде:

“Конституция комиссиясенең эшче төркеме гимнны, гомумән, дәүләт символларын кабул итәр алдыннан фәнни-гамәли конференция үткәрде һәм шунда без Татарстан дәүләт символларының төп принциплары турында сөйләштек. Безнең республика күпмилләтле республика. Республикабызда ике дәүләт теле бар. Әгәр дә без гимнны сүзле итеп кабул иткән булсак, канун нигезендә аны һәр очракта ике тапкыр башкарырга тиеш булыр идек – татар һәм рус телләрендә. Бусы - бер проблем. Икенче проблем – кайсы дәүләт телендә беренче итеп башкарырга?

Шуңа күрә галимнәр, тарихчылар, сәясәтчеләр бергә килешеп, гимн сүзсез булырга тиеш дигән фикергә килдек. Күпмилләтле, күптелле, күпдинле илләр өчен, әлбәттә, сүзсез гимн кулайрак.

Республиканың статусы үзгәрә, исеме үзгәрә, исеме белән бергә сәяси тормышның эчтәлеге үзгәрә. Әгәр без теге вакытта сүзле гимн кабул иткән булсак, бүген һичшиксез, Конституцияне үзгәрткән кебек гимнны да үзгәртергә туры килер иде. Ә сүзсез гимннарны беркайчан да, беркем дә үзгәртми, ул - универсал, иң җайлы, иң уңайлы гимн.”

Байтимеровның тексты гимн сүзләре буларак сайланса, аның өстендә эш дәвам итәчәк. Эшче төркем бу текстны гимн дәрәҗәсенә җиткерергә, рус теленә тәрҗемә итәргә тиеш булачак. 2013 елда Казанда узачак Универсиадага Татарстан гимны әзер булачак дип көтелә.
XS
SM
MD
LG