Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетында 3 октябрь көнне истәлекле вакыйга булып үтте. Анда мәгариф проблемнарын яктыртуга зур өлеш кертүче журналистларга Мифтахетдин Акмулла премияләре тапшырылды.
Башкортстанда Мифтахетдин Акмулла исемендәге премияләр берничә. Аны иң тәүдә Стәрлебаш районы татар милли оешмалары булдырган иде. Аннан соң республика хакимиятләре дә шушы башлангычны күтәреп алды һәм аңа республика дәрәҗәсен бирде. Ул бүләк хәзер Миякә районында ел саен иң танылган иҗат әһелләренә тапшырыла.
Башкорт дәүләт педагогия университеты да, Мифтахетдин Акмулла исемен йөртүче буларак, шулай ук атаклы шагыйрь һәм мәгърифәтче бүләген булдыруны максатка ярашлы дип тапты. Әлеге бүләкнең беренче ияләре 2008 елда игълан ителде. Шулай итеп хәзер ул бишенче тапкыр тапшырыла.
Быел Акмулла премиясенә республиканың өч журналисты лаек дип табылды. Җиңүчеләрне бүләкләү университетның ак залында үтә. Университет җитәкчесе Раил Әсәдуллин быелгы җиңүчеләрне ихлас котлады һәм аларга киләчәктә дә илһамлы иҗат теләде. Тантана барышында уку йортының матбугат үзәгендә әүзем эшләүче талипларга да рәхмәт белдерелде.