Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дин әһелләре журналистларга традицион исламны аңлатты


Дин әһелләре журналистларга традицион исламны аңлатты
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:19 0:00

Дин әһелләре журналистларга традицион исламны аңлатты

5 октябрьдә Татарстан диния нәзарәтендә журналистларга традицион ислам хакында мәгълүмат бирү максатыннан матбугат очрашуы оештырылды.

Чараны ачып җибәргән мөфти урынбасары Габдулла Әдһәмов традиция сүзенең гарәп телендә сөннәт дигән сүз белән синоним булуын белдерде.

“Традицион ислам термины динебезгә каршы килми. Киресенчә, дин белән халыкның гореф-гадәтен бәйли”, дип әйтте ул.

Русия ислам университеты ректоры урынбасары Рөстәм Батров фикеренчә, хәнәфи мәзһәбенең үзенчәлекле ягы - аның рациональ булуында.

“Гореф-гадәтләргә нигезләнгән исламда кеше 40 яшенә кадәр белем эстәргә, борынгы дини китапларны укырга, тәфсирләрне тикшерергә, мәзһәбләрне өйрәнергә тиеш. Ә сәләфиләрдә исә мәзһәбләр, элекке имамнарның фикерләре нигә кирәк, менә сиңа Коръән, менә сиңа сөннәт, бар да исламны аңлат, дип әйтәләр. Шулай итеп 17 яшьлек яшь егет исламны аңлата башлый”, дип Рөстәм Батров традицион һәм традицион булмаган ислам арасындагы аермаларны аңлатты.

“Шуны да әйтергә кирәк, кемнең динне дөрес итеп тотуын, кемнең ихлас, кемнең тәкәббер булуын без бәяли алмыйбыз, аны бары тик Аллаһы Тәгалә белә”, дип йомгаклады ул сүзен.

Батров татарларның традицион динен аңлатса да, үз чыгышын рус телендә ясады.

Матбугат чарасы журналистларның сорауларына җаваплар бирү белән тәмамланды.
XS
SM
MD
LG