Accessibility links

Кайнар хәбәр

Грузиядә җиңгән оппозиция сайлауда тоткарланганнарны җибәрүне таләп итә


Грузиядәге парламент сайлавында җиңеп чыккан оппозицион “Грузин хыялы” исемле коалиция тавыш бирү алдыннан тоткарланып тәртип бозган өчен административ кулга алуларга хөкем ителгән 69 кешене иреккә чыгаруны таләп итә.

“Грузин хыялы” җитәкчеләренең берсе Созар Субари әйтүенчә, кулга алынганнар исемлеге хакимияткә тапшырылган, ул исемлектә оппозиция активистлары да, президент Михаил Саакашвилиның “Бердәм милли хәрәкәт” фиркасе тарафдарлары да бар.

Җомга көнне Тифлистә хакимият һәм сайлауда җиңгән оппозиция җитәкчеләре арасында беренче сөйләшүләр узды.
XS
SM
MD
LG