Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рим папасының элекке ярдәмчесе Паоло Габриэле 18 ай төрмәгә хөкем ителде


Ватикан белдерүенчә, Рим папасы Бенедикт папаның яшерен документларын урлап журналистларга тапшырган элекке ярдәмчесе Паоло Габриэлены кичерергә мөмкин. Габриэле бүген елъярым төрмә җәзасына хөкем ителде.

Ватикан сүзчесе Федерико Ломбарди әйтүенчә, “кичерү бик төпле һәм мөмкин нәрсә”. Аның әйтүенчә Габриэле әле төрмәгә озатылмаган, өй сагы астында кала.

Ватикан мәхкәмәсе башта аны өч елга хөкем итсә дә, җәзаны җиңеләйтүче шартларны исәпкә алып хөкем карарын елъярымга калдырды. Габриэле шулай ук мәхкәмә чыгымнарын да түләргә тиеш булачак.

Гаепләү карары чыгарылганнан соң Габриэле: “Ышаныч белән шуны әйтәм, мин бары тик Гайсә чиркәвен һәм аның башлыгын яратканга күрә шулай эшләдем. Тагын бер мәртәбә әйтәм, мин үземне карак дип санамыйм”, диде.

Аның аша матбугатка чыккан документлар арасында Ватикан эшләрендәге коррупция гаепләүләре турындагы Рим папасына язылган хатлар да бар.
XS
SM
MD
LG