Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әләкче муллалар президентны хур итмәкче


"Сез президентның башын сезнең гаделсез әләкләрегезгә тыгып пычратырга, халык алдында хур итәргә телисезме?"
"Сез президентның башын сезнең гаделсез әләкләрегезгә тыгып пычратырга, халык алдында хур итәргә телисезме?"
Бер төркем дин әһеленең Татарстан президентына юллаган мөрәҗәгате уңаеннан язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәнзаман Баттал фикерләрен тәкъдим итәбез.

Искәндәр белән дус та, дошман да булганым юк. Ләкин аның күзгә күренгән язмаларын укып бару гадәткә керде: үз балаларымнан да яшьрәк бу егет нишли, нәрсәләр майтара? Ялгыш яки милләткә зарарлы фикерләр белән буталмыймы? Язмаларын укыган саен зиһендә бер фикер ныгый: усал яза, темасын белеп, тозлап-борычлап яза, ләкин хакыйкатькә хыянәт итми, гаделлек белән халкының күзен ача, уйланырга мәҗбүр итә. Шулай булмаса, бик күбәеп киткән, һәр яңа патшага тәлинкә тота торган куштан журналистлар, язучылар кебек ләббәйкәле әсәрләр генә сырлап ята торган егет булса, ул йөргән юлдан йөрүне дә үзем өчен хурлык санар идем.

Менә монда бу егет өстеннән Миңнехановка күмәкләшеп жалу язган дин әһелләренең максатлары президент кулы, әмере белән болай да бик чамалы сүз иреген тәмам суйдырырга тырышуларын татар матбугатын тәмам бетертергә өндәү дип саныйм мин. Балачагымдагы әләкче, сытык мәктәп балаларын да искә төшерәләр бу сакаллы сабыйлар. "Апа, карәле, Наил мине хурлады... Абый, Рәшит миңа төртте " дип кызгандыралар иде ул бәләкәчләр. Акыллы укытучылар ни өчен хурлаулары, төртүләре белән кызыксынмыйча нәтиҗә ясамыйлар иде.

Фәнзаман Баттал
Фәнзаман Баттал
Сез Миңнехановның башын сезнең гаделсез әләкләрегезгә тыгып пычратырга, халык алдында хур итәргә телисезме? Аның проблемалары болай да хәттин ашкан. Әгәр дә ул, ялгышып, сезнең “традицион, радикал ислам"нарыгызга катыша башласа, үзен сайларга тиеш халык алдына нинди йөз белән чыгарга тиеш?

Мин үзем, мәсәлән, Алланың да, Исламның да, Коръән шәрифнең дә бер генә икәненә иман китергән кеше. Сез, бәлки, Аллаһы тәгалә ислам динендәге һәр милләткә, һәр илгә аерым Коръән, үзенчәлекле Ислам иңдергән дип беләсездер? Алай уйлыйсыз икән, сез инде күптән җәһәннәмгә кисәү кандидатлары. Хак Ислам христиан динендәге патшалардан тәреле орден, медаль тактыруларга да мохтаҗ түгел. Аллаһының барлыгына, берлегенә иман китерүдән дә зуррак бүләк тә, бәхет тә юк мөселманга. Монысын да беләдер сезнең жалуны укыячак Миңнеханов. Әле ул диннең дәүләттән аерым булырга тиешлеген миннән дә яхшырак беләдер, ә? Президент икән, дингә ышанмаган очракта да, Русия Конституциясен яттан белергә тиеш ул. "Традицион исламның" мөселманнарның башка диннәр аягы астында тапталуга дучар итәчәген дә аңламый түгелдер хәтта.
Миңнехановка күмәкләшеп жалу язган дин әһелләренең президент кулы белән болай да бик чамалы сүз иреген суйдырырга тырышуларын татар матбугатын тәмам бетертергә өндәү дип саныйм

Әгәр дә инде сезләрне нахакка "пычраталар" икән, рәнҗисез икән, Искәндәр кебекләрнең язмаларын юкка чыгара торган анализлы язмалар белән матбугат битләрендә бәхәскә керегез, телеэкраннарда полемикалар алып барыгыз, дискуссияләр оештырыгыз, Искәндәрнең кайсы җөмләсендә, кайсы сүзендә нинди нахаклыгы бар, исбатлап, барлык мөселманнар алдында йөзенә, күзенә терәп күрсәтегез. Теләсәгез, мине дә чакырыгыз андый бәхәсләргә. Ләкин шуны онытмагыз, халкыбыз "традицион исламның" мәкерләрен би-и-к яхшы белә хәзер, ул инде, иншаллаһ, надан түгел. Кемнәрнең Хак мөселман, кемнәрнең хас мөселман икәнен йөзенә, сүзенә карауга ук таный.

Фәнзаман Баттал
язучы, Казан

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра.
XS
SM
MD
LG