Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөфти Илдус Фәизне яклау һәм тәнкыйть кискенләшә


Казанда Илдус Фәиздән канәгатьсезлек белдергән пикетларның берсе
Казанда Илдус Фәиздән канәгатьсезлек белдергән пикетларның берсе

Мөхтәсибләр мөфтине яклап президентка хат язса, Сираҗи мөселманнарны Фәиздән якларга чакырып халыкка мөрәҗәгать итмәкче.

Татарстан мөхтәсибләре президент Рөстәм Миңнехановтан матбугатта мөфти Илдус Фәизгә карата тәнкыйтьне туктатуны сорый. Алар республика башлыгына бу хакта мөрәҗәгать юллаган. Хатны республикадагы 45 мөхтәсибнең 37се имзалаган.

“Инде күпме вакыт матбугат битләрендә мөфтиебез Илдус хәзрәт Фәизовка пычрак атып киләләр. Баштарак тынарлар дип дәшми килдек, әмма дә ләкин тынарга уйламыйлар да, дәшмәгән саен ныграк кына “котырыналар”. Инде “Яңа гасыр” телевидениесе аркылы да үзләренең тузга язмаган фикерләрен җиткерә башладылар. Дәлилле сүзләр булса бер хәл, ә монда бит һәркем ачыктан-ачык үзенең фаразлары, фантазиясе нәрсәгә җитә, шуны җиткерә башлады. Кемнәрдер шуның белән акча эшли, үзенә исем ясый, популярлык казана”, - дип язылган әлеге мөрәҗәгатьтә.

Аерым алганда, муллалар Искәндәр Сираҗи фикерләреннән риза түгел. Җәйге һөҗүмнәрдән соң журналист мөфтине тәнкыйть утына тоткан иде. Ә күптән түгел “Яңа гасыр” телеканалының “Кара-каршы” тапшыруында чыгыш ясады.

“Бигрәк тә Искәндәр Сираҗи элек җырчыларыбыз турында төрле пычраклар язган булса, хәзер инде динебез, мөфтиебез турында төрле-төрле уйдырмалар язып, инде “ТНВ” каналына чыгып ничек кенә мөфтиебезне мыскыллап карамый. Татарстан имамнары бу хәлгә бер дә риза түгел”, ди мөхтәсибләр.

Бу мөрәҗәгать пәнҗешәмбе Русия ислам университетында үткән мөхтәсибләр җыелышында кабул ителгән. Чарада катнаша алмаганнар үз ризалыкларын телефон аша белдергәннәр.

Хатка кул куйганнар Искәндәр Сираҗиның мөфтигә карата тәнкыйть чыгышларын тыярга тели. Мөхтәсибләр сүзләренчә, мөфти Илдус хәзрәт мондый тәнкыйтькә лаек түгел.

“Безнең мөрәҗәгатебез шуннан гыйбарәт: Искәндәр Сираҗи кебек кешеләр динебезне, мөфтиебезне мыскыллап газетларга, тапшыруларга башка чыкмасыннар иде. Зур бәладән исән калган мөфтиебезгә болай да бик авыр булганда бөтен республика күләмендә мәсхәрә итүне ишетү бигрәк тә авыр. Илдус хәзрәтебез бер дә моңарга лаеклы түгел. Без Сездән hәм мөфтиебездән бик тә риза булып торабыз”, дип тәмамлана ошбу мөрәҗәгать.

Ике якның да Азатлык радиосы сораштырган вәкилләре бер-берен дингә каршы эшләүдә гаепли.

Баш казый Җәлил Фазлыев: “Бу мөфтигә генә түгел, дингә каршы барган кампания”

Җәлил хәзрәт Фазлыев
Җәлил хәзрәт Фазлыев
37 район мөхтәсибе кул куйса да, Татарстанның баш казые, Балтач районы мөхтәсибе Җәлил хәзрәт Фазлыев бу хат турында Азатлык радиосы хәбәрчесеннән генә белде. Гадәттә Җәлил хәзрәт һәр айның беренче пәнҗешмәмбе көнендә район имамнары белән очраша икән. Шуңа күрә Казандагы очрашуга бара алмаган. Ләкин, әгәр кул куярга тәкъдим иткән булсалар, икенләнеп тормас идем, ди ул. Баш казый Дәүләт шурасында чыгыш ясаганда да бу фикерләрне күтәргән булган.

“Реаль бәя бирелми. Сайлап куелган имамны хөрмәт итәргә кирәк. Хәтта бу хакта пәйгамбәребезнең хәдисе дә бар: әмирләрнең һәркайсына буйсыныгыз, һәр имам артына басып намаз укыгыз, шайтанны да сүкмәгез. Бүген бөтенесе эт сөяккә ябышкан шикелле мөфтигә ябыштылар, әмма аңа карап кына дин алга китми. Имамнар сайлап куйган икән, димәк без итәгать итеп эшләргә тиеш. Бүген эшләргә мөмкинлекләр бар бит. Матбугатта кем нәрсә тели – шуны яза. Менә шушы мөфтине сүккән кешеләр Госман хәзрәтне сүктеләр, аңарчы Габдулла хәзрәт турында да бер юньле әйбер язмадылар. Гел дин җитәкчеләрен сүгеп динне алга җибәреп булмый, ди Җәлил хәзрәт.

Җәлил хәзрәт бу мөрәҗәгатьне сүз иреген чикләү дип санамый. Кеше язган сүзе өчен җавап тотарга тиеш, сүз иреге дигән ул теләсә кем турында теләсә нәрсә әйтү дигәнне аңлатмый, урынлы булса гына язсын, газетларга бүгенге көндә сенсация генә кирәк, дигән фикердә тора Җәлил хәзрәт.

“Мин моны мөфтигә түгел, ә дингә каршы барган кампания дип саныйм. Христиан дин әһелләре әүлия булмаса да, аларны сүгүчеләр юк. Ә бездә кем иренми – шул мулланы сүгә. Билгеле, мөфти дә һәр мәхәлләгә барып эш алып бара алмый. Мөхтәсиб тә райондагы 60-70 мәхәлләне күз уңында тотып өлгерә алмаска мөмкин. Беренче чиратта мөфтият шартлар тудыручы ролен үти. Мәсәлән, бүген 20 ел эчендә мөхтәсибләрнең хезмәт хакы мәсьәләсе хәл ителде. Һәрберсе машина белән тәэмин ителде. Мәдрәсәләрне финанслау, мәчетләргә газ кертү мәсьәләсенә ачыклык керә бара. Болар барысы да елъярым эчендә бит әле. Ә безне һаман да сүгәләр”, дип әйтеп үтә баш казый.

Ошбу хатта мөхтәсибләр пикетка чыгарга теләүләре турында да әйтеп үтә. Ләкин Рөстәм Миңнеханов йөзенә кызыллык китермәс өчен, имамнар тыелып торалар.

“Инде хәзрәтләребез пикетларга чыгарга теләгән иде, башкалабызда көн саен пикет-митинглар үткәрелеп торганга күрә генә, Сезнең йөзегезгә кызыллык китермәс өчен, көч-хәл белән тыеп торабыз. Чөнки без барыбыз да Сезнең һәм Илдус хәзрәтебез алып барган юнәлешне хуплыйбыз”, дип язылган мөрәҗәгатьтә.

Искәндәр Сираҗи мөселманнарны мөфтидән яклагыз, дигән җавап хаты язарга җыена

Искәндәр Сираҗи
Искәндәр Сираҗи
Вакыйга үзәгендә калган журналист Искәндәр Сираҗи мөфтият җитәкчелеген иң актив тәнкыйтьләүчеләрнең берсе. Дини реформа башланганнан бирле, журналистның тәнкыйди мәкаләләре дөнья күреп барды. “Безнең гәҗит” битләрендә басылган «37нче еллар» тәҗрибәсе бүген Татарстанны тенти…” мәкаләсендә ул Илдус Фәиз сәясәтенә каршы шактый кыю белдерүләр ясады.

“Аның алып барган акылсыз сәясәте аркасында бүген 400ләп мөселман кулга алынды, 200ләп мөселманның өйләренә тентү белән кереп, балаларын, гаиләләрен куркытып чыктылар. Бу саннар ни дәрәҗәдә төгәлдер, рәсми мәгълүмат бирелми. Әлегә кулга алынмаган кардәшләребез исә көн дә килеп алып китүләрен көтеп, куркып яши. Әйтерсең узган гасырның 37нче елларына кире кайттык! Моның өчен мөфтине кем кичерер? Шәхсән мин кичерергә җыенмыйм һәм алдан ук әйтәм: үлгәндә дә каргап үләчәкмен! Бүгенге вәзгыятьтә мин бары аның сәясәтен генә гаеплим… “, диелә Сираҗи мәкаләсендә.

Азатлык радиосына Искәндәр Сираҗи бу хат турында белгәнлеген һәм аның башлап йөрүчеләре дә мәгълүм булуын әйтте. Хат җәмәгатьчелеккә чыгар алдыннан Сираҗи телефонына ике SMS-хат килгән. Беренчесендә “Мөфтияттә Сираҗига һәм Әминовка каршы хат әзерлиләр. Мөхтәсибләрне мәҗбүри кул куйдыралар”, дип урысча язылган. Икенчесендә “Хатның башында торучы – Алмаз хәзрәт”, дип хәбәр ителгән. Бу хакта журналист Азатлык радиосы хәбәрчесенә сөйләде. Алмаз хәзрәт дип Чистай районы мөхтәсибе Алмаз хәзрәт Шәрифуллин күздә тотыла, мөгаен.

“Аларга нәрсә ошамады: мин уйлаганнарны, фикерләрне үземчә нәтиҗәләр чыгарып язып бардым. Менә шушы нәтиҗәләр буенча алар берәр каршы җавап яздылармы? Яисә акландылармы? Юк, бу сүз көрәштерүдә катнашмадылар. Хәзер соң гына нидер майтарып маташалар. Мин бөтенесен канун кысаларында эшләдем: беркемне дә ачыктан-ачык гаепләп чыкмадым. Тикшерүчеләргә гаепләрен, хаталарын күрсәттем, аларның мөселман өммәтенә каршы кылган дошманлыклары турында белдердем. Ә алар бик зур дошманлыклар кылдылар: бу сәясәт дошмани сәясәт булды, күпме мәдрәсәләр ябылды. Әгәр хатны игътибар белән укысагыз – анда мөфти Илдус Фәизнең бер генә уңышын күрсәтәләр. Анда район мөхтәсибләренә хезмәт хакы түли башлады дигән! Ягъни, хатта сатлыклык турында сүз бара”, дип саный Искәндәр Сираҗи.

“Безнең гәҗит” журналисты бу хатка җавап әзерләячәге турында әйтә. Искәндәр Сираҗи үзен Фәизгә караганда популяррак дип саный.

“Хатның президентка язылуын бик зур көлке дип саныйм. Мин үзем халыкка мөрәҗәгать итәргә җыенам: кемдер мөфтине ошатмый икән, бу хакта президентка белдерсен. Мөхтәсибләр мөфтине Сираҗидан яклагыз дип язалар бит. Нигә безгә дә язмаска? Алайса татар халкын, ислам өммәтен, милләтне Илдус Фәиздән яклагыз дигән хат булырга тиеш. Мин дә язачакмын һәм бу хат белән килешүчеләр байтак булыр дип уйлыйм. Үзем тыйнак кеше түгел, ләкин икебезне чагыштырганда, мин халык арасында Фәиздән популяррак дип уйлыйм. Халык мине яклап үз сүзен әйтер дип ышанып калам. Хатта миңа карата гына түгел, ә, гомумән, матбугат турында язылган. Гәрчә журналистлар арасында мин генә телгә алынган булсам да, матбугатның күпчелеге Илдус Фәизгә каршы”, ди журналист.

“Кара-каршы” тапшыруында барган дискуссиядә имамнар, журналистлар һәм дини галимнәр катнашкан иде. Барлыгы сигез кеше. Тапшыру үзәгендә - Татарстандагы дини вәзгыять. Анда рәсми имамнар мөфтият сәясәтен якласалар, бәйсез белгечләр бүгенге мөселманнар хәленә үз бәясен бирде.
XS
SM
MD
LG