Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казакъстанда Яңаүзән тәртипсезлекләре эшендә гаепләү карары чыгарылды


Казакъстанның Мангистаус өлкәсе җинаять мәхкәмәсе былтыр декабрьдә Яңаүзән шәһәрендә булган тәртипсезлекләр эшендә өч оппозиция вәкиленә хөкем карары чыгарды.

«Алга!» оппозиция фиркасе башлыгы Владимир Козлов 7,5 елга иректән мәхрүм ителгән. Тагын ике оппозиция активисты Серик Сәфәргали һәм Акҗанат Әминев шартлы рәвештә хөкем ителде.

Алар барысы да социаль низаг тудыру, көч белән конституция тәртибен юк итү, Казакъстан территориаль берлеген бозуда гаепле дип танылды. Әминев белән Козлов шулай җинаятьче төркем оештыруда гаепләнде.

Яңаүзән шәһәрендәге тәртипсезлекләрдә 15 кеше үлде, 100дән артык кеше зыян күргән иде. Каршылык эшсез калган нефтьчеләрнең протест чарасыннан башланды.
XS
SM
MD
LG