Accessibility links

Кайнар хәбәр

Надир Дәүләт: Милләт Мәҗлесе (107)


Уфан шәһәре, Александровская урамы, 1914-1918 еллар
Уфан шәһәре, Александровская урамы, 1914-1918 еллар
Милли Идарәне куып тарату. 18 апрель 1918 (I)

Большевикларның хәрби хәрәкәте активлашкан саен Милли Идарәне дә куып таратачаклар дигән имеш-мимеш Уфада тарала башлый. Мәскәүдәге Мөселман комиссариаты Уфа башкорт комиссариатына "мөмкинлек тапсагыз, Милли Идарә әгъзаларын кулга алыгыз”, дип әмер биргәч һәм Мөселман комиссариаты органы "Чулпан" да "Милли Идарә юк ителергә тиеш" дигән сүзләрне бастыргач, имеш-мимешнең нигезле булуы раслана.

1918 елның 8(21) апрелендә Мөселман комиссариаты рәисе Мулланур Вахитов Милли Идарәнең эш урынын басып алу турында карар чыгара. Большевиклар җитәкчелеге инде чын максатларын яшереп маташмый. Бераздан бу карарны раслап югарырак башлыкларның боерыгы да халыкка белдерелә. Анда болай диелә:

Эчке Русия вә Себер мөселман төрк-татарларының Милли Идарәсе, аңа буйсынган бөтен вилаять, өяз һәм район оешмалары куып таратылачак. Милли Фонд һәм Милли Идарәнең бөтен милеге, акчасы, документлары Милли эшләр буенча комиссариат янындагы Мәркәз мөселман комиссариатына тапшырылачак. Мәркәз мөселман комиссариатыннан махсус комиссия килеп аларны алганга кадәр Милли Идарәнең бөтен милеге, акчасы һәм документлары Уфа Халык комиссарлары советы җаваплылыгында булачак. Сәяси эшләргә катнашмау шарты белән диния нәзарәтенә дин эшләрен күзәткән оешма буларак үз эшләрен алып бару хокукы бирелә.
Милли эшләр комиссариаты рәисе
Иосиф Сталин
Мәркәз мөселман комиссариаты рәисе
Мулланур Вахитов

Әлеге күрсәтмәне тормышка ашыру йөзеннән Уфа комиссариаты үз чиратында әмер чыгара:

Русия Берләшкән Республикасы
1918ел, 12(25) апрель, № 2372

(Уфа губернасы Халык комиссарлары советыннан әмер)

Уфа губернасы халык комиссарлары советы, Мәркәз Халык комиссарлары советыннан килгән күрсәтмә һәм үзе 1(14) апрельдә чыгарган карарына нигезләнеп, Уфадагы Милли Идарә оешмасын куып тарату һәм шул ук вакытта аның биналарын, кассаларының ачкычларын алу, тентү ясау һәм кирәкле табылган очракта кулга алу өчен, Уфа губернасы Мөселман эшләре буенча комиссар Гыйлемдар Баембәтов билгеләнде. Баембәтов тиешле дип тапса үз җаваплылыгына алып аерым бүлекләрне тикшерү өчен башка кешеләрне дә билгели ала.
Уфа губернасы халык комиссарлары
Советы рәисе
Б.Эльцин

Милләт Мәҗлесенең элекке әгъзасы, саф алмаштырып, большевиклар ягына күчкән Г.Баембәтов кичекмәстән эшкә дә керешә. Финанс назире итеп Исмәгыйль Рәмиев, мәгариф назире, Милли Идарә рәисе һәм "Мохтарият" журналы мөхәррире итеп Гомәр Әлмөхәммәдов, Милләт Мәҗлесе бюросы рәисе итеп Шәһид Ходайбирдин һәм хәрби башлык итеп Галимҗан Әминов билгеләнә. 12(25) апрель көнне сәгать унбердә кораллы отряд катнашында Милли Идарәнең төп бинасы басып алына.

Бинада Садри Максуди гына була. Баембәтов аннан Милли Идарәнең эшләрен үзенә тапшыруын таләп итә. Максуди бу мәсьәләдә үзе генә карар кыла алмаячагын, башка әгъзалар белән киңәшләшергә кирәклеген әйтә. Баембәтов ризалык күрсәтә. Җыелган әгъзалар сәгать ярым дәвамында әлеге мәсьәләдә фикер алыша, чарасыз калып Милли Идарәнең бөтен эшләрен Баембәтовкә тапшырырга мәҗбүр булалар. Шунда Баембәтов Милли Идарә әгъзаларына үзенчә яхшылык итә. Халыкны котыртмаска сүз бирүләре тәкъдирендә әгъзаларны тоткарламаячагын әйтә. Моны ул Милләт Мәҗлесендә депутат булып торган чакның хатирәсе хөрмәтенәме, әллә инде Милли Идарә әгъзаларын кулга алган очракта халыкның каршылыгына очраудан куркып эшләдеме? Җавабы гадиләрдән түгел, тик шулай да икенче фаразыбыз дөреслеккә якынрактыр, чөнки Баембәтов кебек тотрыклы принциплары булмаган кешедән ниндидер намуслылык көтү (бигрәк тә бу мөһим мәсьәләдә) беркатлылык булыр иде.

(дәвамы бар)
XS
SM
MD
LG