Accessibility links

Кайнар хәбәр

Грузиядә Саакашвили һәм Иванишвили очрашты


Грузия башкаласа Тифлистә парламент сайлавында җиңгән оппозиция фиркасе җитәкчесе Бидзина Иванишвили һәм президент Михаил Саакашвили очрашты. Ил башлыгы оппозиционерны президент сараенда кабул итте.

«Безнең очраша алуыбыз бик яхшы. Без мәдәниятле халык булуыбызны һәм көндәшләребез белән демократик шартларда яши алуыбызны күрсәтергә тиешбез», - дип белдерде Иванишвили.

Ике як Грузиянең тышкы сәясәте мәсьәләләрен күтәргән һәм алар нигездә бер юнәлештә бара: Европага интеграция узу, НАТОга керү.

Саакашвили исә Грузиянең башкарма хакимиятенең тыныч рәвештә күчәчәген вәгъдә итте.
XS
SM
MD
LG