Accessibility links

Кайнар хәбәр

Республика көнендә башкорт оешмалары мөстәкыйльлек таләп итте


Уфада урам җыены, 11 октябрь 2012
Уфада урам җыены, 11 октябрь 2012

11 октябрь Башкортстанның дәүләт мөстәкыйльлеге турында Декларация кабул ителүгә 22 ел тулды. Әлеге уңайдан берничә башкорт оешмасы урам җыены уздырды.

Республика мөстәкыйльлеге көне уңаеннан узган урам җыенында ике йөзгә якын кеше катнашты. Чара республика һөнәр берлекләре утырган бина каршындагы мәйданда узды. Кулларда: “Башкортстан Русия эчендәге дәүләт!”, “Милли телләрне бетерүгә юл куймаячакбыз!”, “Субъектларны зурайту реформасы милли республикалар исәбенә булырга тиеш түгел!”, “Мәктәпләрне ябу – милләттән көлү”, “Башкорт телен мәҗбүри укытуны бетерүгә юл куймаячакбыз!” кебек шигарләрне күрергә була иде.

Чарадагы чыгышлар да шул хакта булды. “Күк бүре” башкорт яшьләре оешмасы рәисе урынбасары Рәмзил Байназаров:

“Башкорт суверен түгел, ә сувенир булып бара. Безнең мөстәкыйльлегебез бетә. Ирешелгәннәрне югалта барабыз. Суверенлык минем өчен сәяси, икътисади мөстәкыйльлек. Федераль үзәк безнең республикабызны, мөстәкыйльлегебезне кысрыклый. Без моңа әүдем каршы торырга тиеш”, диде.

Уфада урам җыены, 11 октябрь 2012
Уфада урам җыены, 11 октябрь 2012


“Ак тамыр” башкорт оешмасы рәисе Ирек Агишев шулай дип белдерде:

“Хакимияттә утырган төрле әпкәләйләрдән, бухарирлардан, төрле козгыннардан котылырга кирәк. Хакимият органнарын тазартмыйча, илне коткарып булмый. Республика президенты Рөстәм Хәмитовка да дәгъвам бар. Ул вазифасына килгәндә Конституциягә кулын куеп ант итте. Инде килеп, антын боза. Ул федераль мөнәсәбәтләргә ирешү өчен берни дә эшләми. Башкорт телен мәҗбүри укытуны бетереп, теләкләре белән укырга тиешләр дип чыгыш ясады. Хәзер беренче сыйныфтан мәҗбүри укыту бетерелде. Мин мәнфәгатьләребезне яклар өчен җәмәгатьчелек оешмалары тирәсенә барлык халыкны тупланырга чакырам”.

Уфада урам җыены, 11 октябрь 2012
Уфада урам җыены, 11 октябрь 2012

Сибайдан килгән Зәки Хамматов Бөтендөнья башкорт корылтаендагы милләт мәнфәгатьләрен сатучыларны куарга чакырды. “Туган тел” оешмасы әгъзасы Җәмилә Хәйретдинова яңа туган балаларга исемнәр кушканда урыс исемнәренә өстенлек бирелүгә, милли үзаң бетә баруга борчылу белдерде. “Күк бүре” оешмасы рәисе урынбасары Азат Сәлмәнов Русиядә кеше хокуклары буенча Берләшкән милләтләр оешмасының “Җирле халыклар турында” канунын ратификацияләргә чакырды. Аның сүзләренчә, Русия хакимияте аны махсус ратификацияләми. Чөнки ул чакта милли республикалар яшәргә, милләт мәнфәгатьләре үтәлергә тиеш.

Чара ахырында Резолюция кабул ителде. Анда ике яклы федератив килешүгә ирешү, башкорт телен мәҗбүри укытуны кайтару, ябылган мәктәпләрне ачу кебек мәсьәләләр кергән.

Урам җыены курайчыларның күмәкләп “Уралым” , “Салават” көйләрен башкаруы белән тәмамланды.

Уфада урам җыены, 11 октябрь 2012
Уфада урам җыены, 11 октябрь 2012
XS
SM
MD
LG