Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфа рәссамы күргәзмәсендә – Канада күренешләре


 Рәссам Ринат Харисов
Рәссам Ринат Харисов

Башкортстандагы “Чыңгыз хан” татар рәссамнары берләшмәсе әгъзасы Ринат Харисов Уфада үзенең чираттагы шәхси күргәзмәсен ачты. “Кызыл чаган” исемле күргәзмәсенә автор 22 сурәтен куйган. Анда тулысынча Канада күренешләре белән танышырга мөмкин.

Ни өчен бу экспозициядә гел Канада күренешләре генә соң дигән сорау туар. Аның сере бик гади: соңгы дүрт елда Ринат Харисов гаиләсе белән Канаданың Торонто шәһәрендә яшәп иҗат итә. Яңа ил, үзгә архитектура һәм башка төрле табигать күренешләре якташыбызны иҗатка рухландыра. Хисләр һәм җылы тәэссоратлар сүрелгәнче дип, тиз генә эшкә дә тотына Ринат әфәнде. Ике ел буе Канадага багышлап язган әсәрләре утыздан артык икән, шуларның 22сен Уфадагы күргәзмәсенә алып кайткан.

Күргәзмәсен Ринат Харисов Уфада үзе элек тә тыгыз хезмәттәшлек иткән “Мирас” сәнгать галереясендә оештырган. Картиналарда йортлар да, җәнлекләр дә, хәтта Канадада һәр урам чатында диярлек булдырылган янгын сүндерүчеләр гидрантлары да чагылыш таба. "Канадага баргач иҗат алымнары үзгәрмәдеме соң?" дигән сорауга:”Юк, темалар гына үзгәрде, ә иҗат ысулларым шул ук калды”, дип җаваплый Ринат әфәнде.
Рәссам Ринат Харисов сурәте
Рәссам Ринат Харисов сурәте

Талант иясе Торонтода татар һәм башкортлар белән аралашып яшәвен әйтә. “Анда Сабантуйлар һәм башка мәдәни чаралар еш оештырыла. Милләттәшләр дини йолаларны да үтәргә, намаз укырга да тырыша”, ди Ринат әфәнде.

Уфадагы күргәзмәне ачу тантанасына рәссамның иҗатташ дуслары да, сәнгать белгечләре дә, тамашачылар да килгән. “Чыңгыз хан” рәссамнары берләшмәсе җитәкчесе Вәсил Ханнанов әйтүенчә, ничә ел читтә яшәсә дә, Ринат Харисовның кыйбласы, мәсләге үзгәрми. Ул үзе булып, милли рухлы булып кала.
Рәссам Ринат Харисов сурәте
Рәссам Ринат Харисов сурәте

“Мирас” сәнгать галереясеннән соң Канада сурәтләре тупланмасы башка күргәзмә залларында да тәкъдим ителәчәк. Ә Ринат Харисов тагын Торонто шәһәренә юллана. Хәзер инде ул янә дә татар милләтенә багышланган әсәрләр язуга игътибарын арттырачагын әйтте. Димәк, аның яңа күргәзмәсен көтәсе кала.​
Рәссам Ринат Харисов сурәте
Рәссам Ринат Харисов сурәте
XS
SM
MD
LG