Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәгариф министры Татарстан абитуриентларының әзерлек дәрәҗәсен тәнкыйтьләде


Казан – Татарстанның мәгариф һәм фән министры Энгел Фәттәхов Татарстанның югары уку йортларына килүче абитуриентларның әзерлек дәрәҗәсенә тәнкыйть белдерде.

Бу турыда ул бүген яңа икътисади шартларда белгечләр әзерләүгә багышланган республика киңәшмәсендә әйтте.

Аның сүзләренчә, Русиянең Югары икътисад мәктәбе игълан иткән рейтингка күрә, быел Татарстан югары уку йортларына кергән студентларның әзерлек дәрәҗәсе бик түбән: медицина университеты 29нчы, КФУ – 80нче, төзелеш академиясе 132нче, КХТИ белән КАИ 200нче урында. Аграр һәм ветеринар уку йортлары 410 һәм 417нче урында.

“Кемдер бу рейтинг нәтиҗәләре ышанмаска тырыша, ләкин ничек кенә булса да, ул безгә гомум вазгыятьне күрсәтә, инженер һәм техник юнәлешләргә бик түбән белемле яшьләр килүе турында сөйли” диде мәгариф министры.

Киңәшмәдә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, премьер-министр Илдар Халиков, дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
XS
SM
MD
LG