Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чехиядә җирле сайлауларда сулчы оппозиция җиңде


Прага – Чехиядә үткән җирле сайлауларда күпчелек төбәкләрдә сулчы оппозиция җиңү яулады.

13 төбәкнең 9ында социал-демократлар, тагын ике төбәктә коммунистлар җиңде. Шушы ике партиянең вәкилләре бар ил буйлап җирле парламентлардагы урыннарның яртысыннан күбрәгенә ия булды.

Хакимияттәге урта-уң юнәлештәге Граждан демократлар партиясе ни бары 15 процент тавыш казанды. Бу аның тарихта иң түбән күрсәткече.

Соңгы вакытта Чехиядә коррупциягә бәйле берничә җәнҗал булды. Салымнарның артуы һәм бюджет чыгымнарының кимүе дә сайлаучыларда ризасызлык уятты.
XS
SM
MD
LG