Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нобель атнасы йомгагы. Сез бүләкне кемгә бирер идегез?


Европа берлеге әләме сурәтендә күгәрчен
Европа берлеге әләме сурәтендә күгәрчен
Узган атна Хәтер атнасы гына түгел, ә 2012 елның Нобель бүләге ияләрен игълан итү атнасы буларак та тарихка кереп калды. Биш көн дәвамында физиология һәм медицина, физика, химия, әдәбият һәм тынычлык өлкәләрендә иң-иңнәрне игълан иттеләр. Азатлык радиосы шушы югары бүләккә лаек булучылар белән таныштыра.

Нобель премиясе иң зур ачышлар йә җәмгыятьнең һәм мәдәниятнең үсешенә зур өлеш керткән өчен тапшырыла. Ул иң абруйлы халыкара премияләрнең берсе санала. Премияне үз васыятендә Альфред Нобель әманәт итеп калдыра. Ул башлыча биш төрле премияне күрсәтә, 1969 елда шулай ук икътисад өлкәсендә Нобель бүләге булдырыла.

Нобель бүләгенә бер гасырдан артык булса да, әлегә аңа лаек булган татар-башкорт кешесе юк. Гәрчә, бу бүләккә татарларны тәкъдим итү омтылышлары ясалып тора. Әйтик, 2009 елда “Созвездие-Йолдызлык” иҗтимагый оешмасы Татарстан президенты Миңтимер Шәймиевне Нобель Тынычлык бүләгенә тәкъдим итеп, Нобель комитетына ачык хат юллаган иде. 2011 елда бу премиягә кырымтатар әйдәманы Мостафа Җәмилевне тәкъдим иткәннәр иде. Быел американ җырчысы Робин Эркол бу бүләккә Рөстәм Миңнехановны тәкъдим итте

Быел Нобель бүләгенә кемнәр лаек булды? Исемлеккә күз салыйк.

Физиология һәм медицина

Гадәттәгечә, беренче булып Физиология һәм медицина өлкәсендә лауреатлар игълан ителә. 8 октябрь көнне Нобель комитеты бу премиягә япон галиме Синье Яманаке һәм британ биологы Джон Һердон лаек, дип игълан итте. Галимнәр премиягә тамыр күзәнәкләре (Stem cells) өлкәсендә һәм хайваннарны клонлау эшләре өчен лаек булдылар.

Джон Һердон (с) һәм Синье Яманаке
Джон Һердон (с) һәм Синье Яманаке
Синья Яманака Кобе университетында укыган. Киото университетының гамәли тикшеренүләр үзәге мөдире, АКШның Глэдстон институты хезмәткәре. Яманака Халыкара тамыр күзәнәкләрен тикшерү җәмгыятен җитәкли. Моңа кадәр галим берничә халыкара премиягә лаек булган иде: 2008 елда Шао премиясенә, 2009 елда Ласкер бүләгенә. Бу елның җәендә генә аңа Millennium Technology Prize бүләге тапшырылды.

Сэр Джон Һердон Оксфорд университетында белем алган. Кембридж университетының онкологик тикшеренүләр һәм эмбриология институты хезмәткәре. Ул да Яманака белән бергә Ласкер бүләгенә лаек булган иде.

Экспертлар сүзләренчә, шушы ачыш ярдәмендә тамыр күзәнәкләрен чиксез үрчетеп булачак. Бу организмның кирәкле биологик тукымаларын ирекле үстерергә мөмкинлек бирә, ягъни трансплантология өлкәсендә хәлиткеч ачыш булып тора. Һердон ачышы исә тамыр күзәнәкләрен башка организмга күчереп, клоннар ясаудан гыйбарәт. Галимнәрнең ачышы катлаулы чирләрне дәвалауда ярдәм итәр, дип көтелә.

Физика

Сишәмбе көнне физика өлкәсендә Нобель премиясенең француз галиме Серж Һарош һәм АКШ ватандашы Дэвид Уайнлэндка бирелүе мәгълүм булды. Галимнәр премиягә “аерым квант элементларын үлчәү һәм идарә итү мөмкинлеген тудырган яңа эксперименталь методлар өчен” лаек булган.

Серж Һарош (c) һәм Дэвид Уайнлэнд
Серж Һарош (c) һәм Дэвид Уайнлэнд
Серж Һарош Коллеж де Франс университеты профессоры. Элек ул Стэнфорд һәм Һарвард университетларында, Массачусетс технология институтында эшләде. 2009 елда Франция фәнни тикшеренүләр үзәгенең алтын медаленә лаек буган.

Дэвид Уайнлэнд АКШның стандартлар һәм технологияләр институтында (NIST) эшли. 1978 елда ул ионнарны лазер ярдәмендә суыту технологиясен тәкъдим иткән.

Шушы ачыш ярдәмендә галимнәр төгәлрәк үлчәүләр башкара алачак, яңа күренешләр күрә алачак. Швед профессоры Эва Ульссон сүзләренчә, бу ачыш “кечкенә дөньяда яңа дөньяларны табарга” мөмкинлек бирә.

Химия

Чәршәмбедә химия фәненә чират җитте. Бүләк Америка галимнәре Роберт Лефковиц һәм Брайан Кобилкага бирелде. Лефковиц Нью-Йоркта туган, хәзер Төньяк Каролина штатының Дьюка университеты Медицина үзәгендә эшли. Кобилка Миннесота штатыннан, Стэнфорд университетының Медицина мәктәбендә эшли.

Брайан Кобилка (c) һәм Роберт Лефковиц
Брайан Кобилка (c) һәм Роберт Лефковиц
Галимнәргә премия “тере күзәнәкләрдә биохимик сигналлар җибәрүдә катнашкан универсаль молекулларны өйрәнү” өчен бирелгән. Серпентин дип аталган рецепторларны өйрәнү аеруча әһәмиятле – алар яман шешнең барлыкка килүен аңлата ала, һәм төрле авыруларга каршы яңа дарулар ясауда ярдәм итә ала.

Ачышны Science журналы да югары бәяләгән иде. Ул аны елның иң мөһим ачышларының берсе дип атады.

Әдәбият

Атнаның дүртенче көнендә әдәбият өлкәсендә премия иясен игълан иттеләр. Бу бүләкне Кытай язучысы Мо Янь (чын исеме Гуань Мое) алды.

Мо Янь
Мо Янь
Швед академиясе сәркатибе Петер Энглунд сүзләренчә, Мо Янь әсәрләре “уникаль дөньяга уникаль рәвештә уникаль караш тудыра”. Ул халык янына өстән төшкән интеллигентлар рәтеннән түгел, ул үзе халык арасыннан, диде сәркатиб. Мо Янь әсәрләре дистәдән артык телгә тәрҗемә ителгән. Тиздән аның «Шәраб иле» романы рус телендә чыгачак. Бу язучының әсәрләре татар теленә әлегә тәрҗемә ителмәгән.

Мо Янь 1955 елда туган. Озак вакыт авылда эшли, соңрак Кытай армиясендә хезмәт итә. Аның беренче әсәрләре 1981 елда чыга. Шөһрәтне язучы 1986 елда "Кызыл гаолян" әсәрен язып казана. Бу әсәр нигезендә популяр фильм төшерелә, Asiaweek журналы аны “XX гасырның иң яхшы кытай романнары” исемлегенә кертә. Язучы барлыгы 11 роман һәм 70-кә якын кыска хикәя язган.

Тынычлык

Җомга көнне Нобель премияләренең иң бәхәслесе һәм күп тәнкыйтьләнә торганы тапшырылды. Көтмәгәндә аны Европа берлегенә тапшырдылар. “Европада тынычлык һәм демократияне ныгыткан” өчен. Премияне игълан иткәндә Европа берлегенең “сугыш кыйтгасыннан тынычлык кыйтгасын ясау” казанышын атадылар.

Жозе Мануэл Баррозу көтелмәгән бүләккә карата фикерен белдерә
Жозе Мануэл Баррозу көтелмәгән бүләккә карата фикерен белдерә
Бу хәбәр зур шау-шу уятты. Еврокомиссия рәисе Жозе Мануэл Баррозу моны “500 миллион европалы өчен зур казаныш” дип атады. Премияне Европа берлегенә тапшыруны уңай бәяләүчеләр дә булды. Шудай да, тәнкыйть сүзләре күпчелекне тәшкил итте. Мәсәлән, Русиянең күренекле хокук яклаучысы Людмила Алексеева моны Нобель тынычлык бүләге идеясенең бетүе дип бәяләде. Аның сүзләренчә, бу премия күп кенә хокук яклаучыларга терәк һәм ярдәм була алыр иде, бюрократик оешма өчен аның бернинди әһәмияте юк.

Хөрмәтле укучылар, сез, Нобель тынычлык бүләген Европа берлегенә тапшыру карары белән килешәсезме? Сез бу бүләкне кемгә тапшырыр идегез? Фикерләрегезне форумда көтеп калабыз.

Икътисад

Нобель атнасы 15 октябрьдә икътисад өлкәсендә лауреатларны игълан итү белән төгәлләнде. Бу бүләккә АКШ галимнәре Элвин Рот һәм Ллойд Шепли лаек булды. Галимнәргә премия "базарларны оештыру практикасы һәм тотрыклы бүленеш теориясе өчен" бирелде.

Элвин Рот (с) һәм Ллойд Шепли
Элвин Рот (с) һәм Ллойд Шепли
Ллойд Шеплига хәзер 89 яшь. 40 ел элек ул хезмәттәше Дэвид Гейл белән бергә икътисадка кагылган математик тикшеренү бастырган. Элвин Рот исә 1984 елда базар мөнәсәбәтләренең эшләү шартларын тикшереп, базарның кайсы очракта уңышлы, кайсы очракта уңышсыз булуын аңлаткан. Галимнәр аерым эшләсәләр дә, Шеплиның теориясе Ротның гамәли экспериментлары белән берлектә күп базарларның динамикасын яхшыртты, диелә Швеция фәннәр академиясе белдерүендә.

Һәр номинациядә җиңүчегә быел 8 миллион швед кронасы (1,2 миллион доллар) күләмендә акчалата бүләк бирелә.

Лауреатларны бүләкләү тантанасы 10 декабрьдә, Альфред Нобель вафат булган көнне, Стокһольм һәм Ослода үтәчәк.
XS
SM
MD
LG