Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Голос” ассоциациясе: Русиядә гадәттәгечә чын сайлау юк


Русиядә гадәттәгечә чын сайлаулар үтми. Бу хакта Мәскәүдә үткән матбугат очрашуы вакытында сайлаучылар хокукын яклаучы “Голос” Ассоциациясе башлыгы Лилия Шибанова белдерде. Бу Шибанованың якшәмбе үткән сайлауларга бәяләмәсе иде.

“Голос” вәкилләре күпләгән сайлау кануннарын бозуны ачыклаган, аерым алганда, “оешкан төстә кыстау эшләре алып барылган”. Хакимиятләр бу гамәлләрен мәгълүмат тарату буларак акларга тырышкан.

14 октябрь көнне Русиянең төрле төбәкләрендә төрле дәрәҗәдәге сайлаулар үтте. Бу сайлауларга кешеләрнең әз килүе һәм хәрәмләшүләр булуы турында күпләгән хәбәрләр булды. “Бердәм Русия” һәм аның намзәтләренең күпкә өстенлек белән җиңүе белдерелде. Хакимияттәге фирка җитәкчелеге әгъзасы Сергей Неверов моны русияләрнең президент Владимир Путинга һәм ул алып барган юлга ышаныч буларак күрсәтте.

Соңгы сигез ел эчендә беренче тапкыр губернатор сайлаулары үткән биш төбәктә һәм алты төбәк парламентларын сайлауда “Бердәм Русия” вәкилләре җиңде.
XS
SM
MD
LG