Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Гаилә" ислам мәдәнияте үзәге эшчәнлеге ни сәбәпле туктатылган?


“Өметлеләр” мәхәлләсе
“Өметлеләр” мәхәлләсе

Оешма дини эшчәнлек белән шөгыльләнеп, “иҗтимагый оешмалар” турындагы федераль канунны боза дип табылган.

12 октябрьдә Казанның Совет районы мәхкәмәсе ислам үзәген бер ай эчендә ябылачагын игълан итте.

Татарстан эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте “Интерфакс” мәгълүмат агентлыгына хәбәр иткәнчә, үзәкнең сайтында тыелган әдәбият урнаштырылган. Аерым алганда "Жизнь пророка, да благословит его Аллах и да приветствует" китабы Петербурның Примор район мәхкәмәсе тарафыннан экстремистик дип табылган.

Казан шәһәренең мөселман оешмалары исемлегендә 2нче Азин урамы, 1В адресында “Өметлеләр” мәхәлләсе теркәлгән. “Өметлеләр” 9 катлы йортның беренче катында урнашкан. Мәчеттән тыш, бу адреста “Гольфстрим” кунакханәсе теркәлгән. Шулай ук бу йортта гади халык та яши.

Август аенда Казан шәһәр думасы депутатлары утырышында республиканың “традицион булмаган” мәчетләре аталган иде. Утырышта катнашкан Казан шәһәренең полиция идарәсе башлыгы урынбасары Рөстәм Аманов белдергәнчә, башкаладагы “Нурулла”, Әл-Иман”, “Әл-Ихлас”, “Казан нуры” һәм “Өметлеләр” мәчетләренә йөрүче 142 кеше сәләфи карашларда шикләнелә.

"Гаилә" үзәгенә каршы эш ачуга Илдус Фәизгә карата шәхси карашлар сәбәп булган"

2нче Азин урамы, 1В йортындагы урыннан тыш, “Гаилә” үзәгенең тагын бер офисы Биектауда урнашкан. Шунда ук дини йолалар: намаз, хөтбә, никах, җеназалар уздырылган. Татарстан прокуратурасы фикеренчә, “иҗтимагый оешма” дип теркәлгәннәргә дини йолалар үткәрү хокукы бирелмәгән.

IslamNews агентлыгы белдерүенчә, “Гаилә” үзәге җитәкчесе Риф Әфләтүнов Татарстанның эчке эшләр министрына оешманы саклап калуны сорап хат җибәргән булган. Әфләтүнов язганча, “оешма мөселман гаиләләренә ярдәм итә, хәйриячелек белән шөгыльләнә һәм эчке эшләр министрлыгының һәлак булган хезмәткәрләре балалары өчен ял оештыра”. Шулай ук, “Гаилә” бернинди дә сәяси хәрәкәттә катнашмаган һәм чит илдән ярдәм алмаганын ассызыклап үтә.

Әфләтүнов сүзләренчә, аның Татарстан Диния нәзарәте һәм мөфти Илдус Фәизгә карата булган шәхси карашлары “Гаилә” үзәгенә каршы эш ачуга сәбәп булган. “Гаилә” мөфтияттән куылган имамнар белән хезмәттәшлек иткән дип әйтелә.

Прокуратура оешманың белем бирү лицензиясе юк дип саный. Татарстанның баш прокуроры Кафил Әмиров “Гаилә” ислам мәдәнияте үзәген ябуны сорап мөрәҗәгать иткән.

Белем бирү өчен махсус лицензия иясе булмаган килеш, оешма 1-8 сыйныф укучылары өчен “Гаилә белеме” дип аталучы курс алып барган. Балаларны укыту өчен махсус укытучылар чакырылган. Укытучылар һәм оешма килешү нигезендә хезмәттәшлек иткәннәр.

"Гаилә" диния нәзарәте танымаган имамнар белән хезмәттәшлек иткән"

“Гаилә” ислам мәдәнияте үзәгенең вице-президенты – Татарстанда билгеле тәгълимат таратучы Камал Әл-Зант. 1992 елда Әл-Зант Лүбнәннән (Ливан) Казанга укырга килә. Медицина университетында белем алгач, Казанның бер хастаханәсендә онколог булып эшли башлый. Камал Әл-Зант – Коръән-хафиз, Казан мәчетләрендә хөтбәләр укучы буларак танылган иде. Әмма мөфтиятне Илдус Фәиз җитәкли башлагач, Әл Зант вәгазьләре сирәк ишетелә башлый.

Голәмәләр шурасы Әл-Зантның “Расскажи мне о вере” китабын хәнәфи мәзһәбе кануннарына туры килми дип тыю турында карар чыгара.

“Гаилә” үзәгендә вәгазь сөйләүчеләр арасында “Әниләр” мәчетенең элекке имам-хатыйбы Шәүкәт Әбүбәкеров та бар. Әбүбәкеров һәр чәршәмбе көнне оешмада вәгазьләр сөйләгән. Вәгазьләрдә 100дән артык кеше катнаша иде дип белдерә.

“Моңарчы мөфтияттән яисә башка оешмалардан шелтә белдерүчеләр юк иде. Мөфтият безнең эшчәнлек хакында хәбәрдар иде, шуңа күрә ябылуга аларның йогынтысы бар дип әйтә алмыйм. Өстәвенә, оешма эшчәнлегендә актив катнашмый идем. Вәгазьләргә йөрүчеләрнең 90-95%ы татарлар дип әйтер идем. Аннары килгән-киткән берничә кеше булды билгеле”, ди Шәүкәт Әбүбәкеров.

Гаилә” ислам үзәгенең эшчәнлеген ярлы дип әйтеп булмый: ике телдә гәзит чыгарылган (“Крепкая семья” һәм “Иманлы гаилә”), мөселманнар өчен танышу хезмәте булдырылган. Моннан тыш, “Исламның дини һәм мәдәни нигезләре” һәм гарәп теле курслары укытылган. Бу хакта үзәкнең сайтында язылган.

Мәхкәмә карары 12 октябрьдә игълан ителде. Әлегә оешманың шикаять белдерү-белдермәве билгесез.
XS
SM
MD
LG