Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татарстан мөҗәһидләре әмире" видеоларының режиссеры кем?


"Татарстан мөҗәһидләре әмире"н җирләү видеосыннан
"Татарстан мөҗәһидләре әмире"н җирләү видеосыннан

Интернетта "Татарстан мөҗәһидләре әмире"н җирләү видеосы пәйда булды. Рәшит Әхмәтов берсе артыннан-берсе пәйда булган бу тасмаларның да, Диния идарәсе җитәкчелегенә һөҗүмнәрдән соң вакыйгалар агышының бер үк режиссер тарафыннан куелган сериалга ошавын әйтте.

Мәгълүмат чараларында "Татарстан мөҗәһидләренең әмире" үлде дигән хәбәрләр таралды. Русиянең Татарстандагы тикшерү идарәсе сүзчесе вазифаларын башкаручы Эльвира Газизова Азатлыкка үзләренең бу турыда белүләрен әйтте. "Идарә әмирнең үлемен әлегә раслый да, кире кага да алмый", диде ул. Үзен әмир дип игълан иткән Рәис Миңгалиевнең бүген дә эзләүдә булуын да белдерде. Газизова сүзләренчә, тикшерү идарәсе белгечләре интернеттагы бу видеоны караганнар һәм аны өйрәнәләр.

Быел әмирнең интернетта өч видеосы пәйда булды. Башта әмир 2007 елда ук үзләренең Кавказ әмирлеге мөҗәһиде Докка Абу Усманга (Доку Умаров) кушылган булуларын, ә 2012 елда аңа антларын яңартуларын, бөтен фәрманнарын да үтәячәкләрен белдерде. Әлеге видеода әмир янында битлектән һәм кулларына корал тоткан тагын алты ир-ат та бар. Инде Татарстан Диния идарәсе җитәкчелегенә һөҗүмнәрдән соң "Татарстан мөҗәһитләре әмире”нең тагын бер видеосы пәйда булды. Ул анда үзе генә иде һәм бу һөҗүмнәрне үзенең фәрманы белән оештырылганлыгын әйтте.

Бу белдерүдән соң Татарстандагы тикшерү идарәсе әмир 36 яшьлек чистайлы Рәис Миңгалиев булырга мөмкин дигән белдерү ясады. Инде менә хәзер аның бизгәк авыруыннан үлгәнлеге турында хәбәр таралды.

"Звезда Поволжья" газеты нәшире Рәшит Әхмәтов интернетта берсе артыннан-берсе пәйда булган бу тасмаларның да, Диния идарәсе җитәкчелегенә һөҗүмнәрдән соң вакыйгалар агышының да бер үк режиссер тарафыннан алдан ук уйланган күп кисәкле сериалга ошавын әйтте.

Рәшит Әхмәтов
Рәшит Әхмәтов
"Беренче белдерү дә шикле, махсус уйналганга ошап тора иде. Ниндидер сәер кешеләр автоматлар, пистолетлар белән куркытып торды. Аннан соң янәсе урманнарда яшеренеп торган бу зур төркемне беркем дә таба алмады. Мин башта ук бу кешеләрне беркем дә, беркайчан да тапмаячак һәм соңыннан аларның үлгәннәрен генә хәбәр итәчәкләр дип уйлап куйган идем. Моны шаһитларны юк итү яисә эзне юкка чыгару програмы дип тә атап була.

Хәзер Вәлиулла Ягъкубны үтерүне һәм Илдус Фәизгә һөҗүмне кемгә каплау проблемасы килеп туды. Миңа калса, бу һөҗүмнең төбендә дини түгел, ә ниндидер коммерция белән бәйле сәбәпләр ята. Хәзер инде мөселманнарга аударырга тырышалар. Бу хәлләрдә бернинди аныклык та юк. Һөҗүмне үзләре оештырганны белдерүчеләр көтмәгәндә үлеп китә. Бу аңлашылмаган катлаулы комбинацияләр бернинди дә ышаныч тудырмый", ди Әхмәтов.

Аның фикеренчә, Татарстан Диния идарәсе җитәкчелегенә һөҗүмнән соң бер ай үткәч Яшел Үзән районында машина шартлау вакыйгасы да сәер күренә. Шулай ук Әхмәтов Илдус Фәиз машинасының шартлавы, Вәлиулла Ягъкубка пистолеттан ату да күпләгән сораулар тудыруын әйтә.

"Мин бу хәлләрдән соң кемдер президент Миңнехановның абруен төшерергә, террор гамәлләре арта баруда гаепләргә һәм шул сәбәпле эшеннән алырга тели дип уйлыйм", ди Әхмәтов.

Аның фикеренчә, дин тирәсендәге вазгыятьнең тагын бер ягына игътибар итү кирәк: Казанга килергә җыенган Русия патриархы Кирилл Татарстан мәктәпләренә "Православ мәдәнияте нигезләре" кертелмәгәнгә бу сәфәреннән баш тарткан. Татарстанда быел дүртенче сыйныф укучылары үз теләкләре белән төрле диннәр арасыннан берсен сайлап алмады, ә республика мәктәпләрендә "дөнья диннәре" һәм "дөньяви әхлак" укытыла башлады. Әхмәтов фикеренчә, нәкъ Татарстан президенты теләге белән бу шулай эшләнгән. Миңнеханов балаларны дини яктан мәктәптә үк бүлү кирәкми дип әйткән.

Русия террорга каршы көрәшкә төренә

Соңгы вакытта Русия җитәкчелеге авызыннан террор гамәлләре, террорга каршы тору, террорчыларны юк итү кебек сүзләр шактый ешрак яңгырый башлады. 16 октябрь көнне Владимир Путин махсус хезмәт башлыклары белән очрашканда 2014 елда булачак кышкы Олимпиадага һәм 2018 елгы дөнья футбол чемпионатына террор гамәлләрен булдырмас өчен террорчылар белән катырак көрәшергә, аларны акыллырак итеп бетерергә чакырды. Русия җитәкчелеге Казан Универсиадасын Сочи Олимпиадасына репетиция булачак дип белдергән иде. Шунлыктан белгечләр арасында Татарстандагы террор гамәлләре оештырылу, дини вазгыять катлаулану Мәскәүдән махсус эшләнми микән дип шик белдерүчеләр дә бар.

Инде Русия мәктәпләрендә дә укучыларны террорга һәм экстремизмга каршы торырга әзерли башлаячаклар. “Независимая газета” хәбәр итүенчә, Русиянең террорга каршы комитеты аппараты җитәкчесе Евгений Ильин бу хакта белдергән. Әлеге комитет тәкъдиме белән Террорга каршы тору нигезләре “Иминлек һәм тормыш алып бару нигезләре” (ОБЖ) дәресләрендә бишенче, җиденче, тугызынчы сыйныфларда махсус бүлек итеп укытылачак һәм дәреслекләргә дә кертеләчәк.

Русия җитәкчелеге төрле яклап, президент атамасын алып, сәясәтчеләр авызыннан губерналар гына булырга тиеш дигән сүзләр әйттереп, бердәм дәүләт имтиханы кертеп ана телендә белем алуга киртә салып милли республикаларны бетерү, бердәм русияле халык ясау сәясәте алып барганда моңа каршы торырга, үз сүзен әйтергә тырышкан Татарстан башка төбәкләр арасында ала карга булып күренергә мөмкин. Әнә шул яктан килеп караганда, террор гамәлләре дә, ваһһабилар көчәю дә, ни өчендер нәкъ 2012 елда гына интернетта Татарстанның үз әмире пәйда булу да зур шик тудыра.
XS
SM
MD
LG