Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиянең мәгариф канунына Уфаның да дәгъвалары күп


Уртада - Бөтендөнья Башкорт корылтае Башкарма комитеты рәисе Румил Азнабаев
Уртада - Бөтендөнья Башкорт корылтае Башкарма комитеты рәисе Румил Азнабаев

Башкортстан Дәүләт Җыелышы-Корылтай бинасында милли мәгарифнең киләчәге хакында зур сөйләшү үтте. Аны Русиянең мәгариф турындагы канунына өстәмәләр һәм төзәтмәләр кертергә алынган эшче төркем оештырды.

Әлеге эшче төркемгә депутатлар да, мәгариф өлкәсе түрәләре дә, иҗтимагый оешмалар вәкилләре дә керә. Төркем Русиянең үзгәрешләр әзерләнүче мәгариф турындагы канунына Башкортстан ягыннан да үз тәкъдимнәрен әзерли. Русия депутатлары әзерләгән канун өлгесе илнең күп төбәкләрендә, аеруча милли республикаларда (шул исәптән Татарстанда - ред.) зур ризасызлык тудыра. Анда милли үзенчәлекләр һәм төбәкләрнең мәнфәгатьләре исәпкә алынмый дип белдерә бу канун өлгесенә дәгъва белдерүчеләр.

19 октябрь көнне Башкортстан Дәүләт Җыелышы-Корылтай бинасында узган киңәшмәдә Эшче төркем вәкилләре мәгариф турындагы канун өлгесенә карашларын белдереп, байтак тәкъдимнәр әзерләвен белдерде. Рәсми хакимиятләр вәкилләре федераль дәрәҗәдә әзерләнеп ятучы документка карата фикерләрен бик кискен әйтми. Әле үзгәрешләр кертергә дә, өстәмәләр тәкъдим итәргә дә вакыт бар, дип искәртә алар. Мәгариф министры Әлфис Гаязов та әллә ни борчылырлык урын юк дигән фикердә.

Киңәшмәдә башкорт милли оешмалары вәкилләре дә катнаша. Аларның Мәскәүдә әзерләнүче канунга дәгъвалары бик күп. Бу канун төбәкләрнең, бигрәк тә милли республикалар үзенчәлекләрен санга сукмыйча әзерләнә дип белдерә алар. Бөтендөнья Башкорт корылтае Башкарма комитеты рәисе Румил Азнабаев та шул ук фикердә.

Мәгариф мәсьәләләрен тикшерүче эшче төркемнең чираттагы киңәшмәсен ноябрь азагына тәгаенләделәр. Аңа кадәр мәгариф өлкәсенә кагылышлы яңа тәкъдимнәр һәм дәгъваларны туплау дәвам итә.

Шул ук вакытта милли мәгарифкә бәйле ыгы-зыгылар ишәя бара. Башкорт аксакаллары шурасы Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитовны мәхкәмәгә бирү турында белдергән иде. Алар моны Рөстәм Хәмитовның башкорт теле мәҗбүри укытылмаячак дигән белдерүенә каршы эшләде. Әмма башкорт милли оешмалары шикаятен Уфаның Киров районы мәхкәмәсе кабул итмәгән. Моны мәхкәмә вәкилләре “бер төркем кеше кемгәдер карата мәхкәмәгә мөрәҗәгать итә алмый” дигән аңлатма белән кире каккан. Хәзер башкорт оешмалары Рөстәм Хәмитовны мәхкәмәгә бирүнең башка юлларын эзли.
XS
SM
MD
LG