Татарстан премьер-министры Илдар Халиков Казанда Владимир Ленин һәйкәллерен төзекләндерергә кушты. Тиешле үтенеч белән элегрәк Татарстанда КПРФ партиясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов мөрәҗәгать иткән иде.
“Татарстан башкаласының үзәгендә, Казан университеты янында Ленин һәйкәлен мәсхәрәләделәр. Ирек мәйданындагы һәйкәл дә бик начар хәлдә”, - диелә мөрәҗәгатьтә.
Халиков үзенең җавабында Казандагы Ленин һәйкәлләрен төзекләндерергә кирәк икәнен раслаган һәм тиешле органнарга төзекләндерү эшләрен башлар өчен әмер биргән.