Accessibility links

Кайнар хәбәр

Pussy Riot җырчысы төрмәдә ашчы булып хезмәт куячак


Pussy Riot панк төркеменең ике әгъзасы Мария Алехина һәм Надежда Толоконникова колониягә озатылды. Алар Мәскәүнең Коткаручы Гаисә чиркәвендә “панк-гыйбадәт”, ягъни хөкүмәткә каршы протест чарасы уздырган өчен ике елга иректән мәхрүм ителгән иде.

Pussy Riot төркеме адвокаты Марк Фейгин журналистларга хәбәр иткәнчә, Алехина Пермь төрмәсендә утырачак, Толоконникова исә Мордовия колониясенә озатылган.

Шулай ук төркемнең җырчысы Алехинаның төрмәдә ашчы булып хезмәт куячагы билгеле булды. Хөкем ителүчедә авыру табылмаса ул шушы вазифага билгеләнәчәк.
XS
SM
MD
LG