Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда иминлек көчләре шикле төркем белән атышлар алып бара


Татарстанның эчке эшләр министрлыгы, Казанның Химиклар урамындагы 25-нче йортта террорда шикләнелгән кешеләр ачыклануын, аларның полиция һәм ФСБ көчләре белән атышлар алып баруын хәбәр итә.

Әлегә шул атышлар нәтиҗәсендә ФСБның бер хезмәткәре яраланып, җәрәхәтләрдән үлүе турында әйтелә.

Иминлек көчләре бу каршылык күрсәткән кешеләрнең ничә булуын әле ачыкламаган, бары тик төркемдәге ике кеше үтерелде дип кенә белдерелә. Тирәдәге өйләрдән халыкны чыгару бара дип тә хәбәр ителә. Штурм белән эчке эшләр министры Хохорин җитәкчелек итә.

Быел июль аенда Казанда нәкъ Ураза бәйрәме алдыннан гына имам Вәлиулла Якупов үтерелеп, Татарстан мөфтие Илдус Фәиз яраланган иде.
XS
SM
MD
LG