Корбан ашына 400дән артык татар яше катнашты. Татарстанда беренче тапкыр мондый күп санда татар яшьләре катнашкан мәҗлес Коръән аятьләрен уку белән башланды. Чара төрле чыгышлар, Ислам диненә кагылышлы викторина, татарча җырлар белән бергә үрелеп барды.
Корбан ашын оештыручылар сүзләренә караганда, мондый мәҗлес татар яшьләрен берләштерү, татар халкының дини гореф-гадәтләрен яшьләр арасында тарату һәм хәйрия максатыннан уздырылды.
Фотогалерея:
Казанда татар яшьләре Корбан ашы үткәрде
Бөтендөнья татар яшьләре форумы һәм “Ихлас” мөселман яшьләре хәрәкәте "Казан" милли-мәдәни үзәгендә Корбан ашы уздырды. Әлеге чарада бөтен республикадан 500дән артык татар яшьләре катнашты. Алар арасында республиканың яшьләр иҗтимагый оешмалары вәкилләре, мәдрәсә шәкертләре, Казанның югары уку йортлары студентлары, Бөтендөнья татар яшьләре форумы һәм “Ихлас” мөселман яшьләре хәрәкәте активистлары, балалар йортлары һәм татар гимназияләре укучылары бар иде. [Рөстәм Исхакый фотолары]