Татар яшьләре Казанда Корбан ашында очрашты
27 октябрьдә Бөтендөнья татар яшьләре форумы Казан милли мәдәният үзәгендә Корбан ашы уздырды. Корбан ашына 400дән артык татар яше катнашты. Татарстанда беренче тапкыр мондый күп санда татар яшьләре катнашкан мәҗлес Коръән аятьләрен уку белән башланды. Чара төрле чыгышлар, Ислам диненә кагылышлы викторина, татарча җырлар белән бергә үрелеп барды. Корбан ашын оештыручылар сүзләренә караганда, мондый мәҗлес татар яшьләрен берләштерү, татар халкының дини гореф-гадәтләрен яшьләр арасында тарату һәм хәйрия максатыннан уздырылды.
мультимедиа
-
сентябрь 11, 2026Удмурт галиме Альберт Разинның теле хакына үлеменә 7 ел
-
сентябрь 09, 2026Татар шагыйре Путин сугышын данлаган урын ачкан
-
сентябрь 08, 2026Башкорт теленә өстенлек: элмә такталарына яңа таләпләр
-
сентябрь 07, 2026Әлмәт бәйрәмендә татар теле яңгырамады диярлек
-
сентябрь 02, 2026Башкортстанда кадет сыйныфы укучысы яшьтәшенә пычак кадаган