Accessibility links

Кайнар хәбәр

Артем Хохорин экстремизм өчен җәзаны кырыслатырга чакыра


Артем Хохорин Дәүләт шурасында чыгыш ясый
Артем Хохорин Дәүләт шурасында чыгыш ясый
Русия эчке эшләр министрлыгының Татарстан бүлеге башлыгы Артем Хохорин экстремизмны кырысрак җәзаларга чакыра.

Хохорин бүген Татарстан Дәүләт шурасы утырышында чыгыш ясап: “Без деструктив идеологияләрнең рәсми дини структуралардан кысрыклап чыгарылуы аларның идән астына качуына һәм бергәләп каршылык күрсәтүенә китерә алуын аңлыйбыз. Әмма кечкенә генә канун бозу омтылышына да безнең тарафтан иң кырыс җавап булачак. Без канун кысаларында, әмма, кабатлап әйтәм, кырыс эш итәчәкбез”, диде.

Хохорин экстремистик төркемдә катнашкан өчен ике елга иректән мәхрүм итүне, экстремистик төркем төзегән өчен дүрт елга иректән мәхрүм итүне көлке дип атап җәзаларны кырыслатырга чакырды.

Аның әйтүенчә, соңгы бер айда экстремизмга бәйле өч җинаять эше ачылган, “Гаилә” ислам мәдәни үзәген ябу турында мәхкәмә карары чыгарылган.
XS
SM
MD
LG