Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллы мәхкәмәсе интернетта низаг тудыручының эшен карый


Чаллы мәхкәмәсе интернетта низаг тудыручының җинаять эшен карый. 18 яшьлек Марсел Шакиров бу җинаятьтә социаль челтәрдә язма урнаштыру өчен гаепләнә.

Тикшерү мәгълүматына күрә, узган елның 25 маенда Шакиров социаль челтәрдәге үз сәхифәсендә Урта Азия халыкларына карата тискәре фикерләр язып калдырган. Бу хакта тикшерү комитеты хәбәр итә.

Элек тә җинаять өчен җаваплылыкка тартылган Шакиров үз гаебен таныган. Хәзер ул шәһәрдән чыкмау турында гаризага кул куйган.
XS
SM
MD
LG