Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда бертуган Барудилар искә алынды


Казанда бертуган Барудилар искә алынды
please wait

No media source currently available

0:00 0:05:58 0:00

Казанда бертуган Барудилар искә алынды

1 ноябрьдә Казанда “Бертуган Барудиларның татар мәгърифәтчелеге үсешенә керткән өлеше” дип исемләнгән фәнни-гамәли конференция оештырылды.

Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге тарих институтында узган чара татар халкының атаклы педагоглары һәм мәгърифәтчеләре – Галимҗан Баруди туууына 155 һәм Салихҗан Баруди тууына 150 ел тулуга багышланды.

Конференциядә Галимҗан һәм Салихҗан Барудиларның татар мәгърифәтчелегенә, дини тормышына керткән өлешләре төрле яклап тикшерелде.

Конференцияне оештыручылардан галим Марат Гыйбатдинов сүзләренчә, бу чараны оештыруда төп максат – бертуган Барудиларны киң җәмәгатьчелеккә таныту һәм аларның тарихын өйрәнеп, аларны бүгенге көн татар җәмгыятенә үрнәк итеп күрсәтү.

“Безнең тарихыбызда искиткеч шәхесләр бар. Алар татарның бик авыр заманаларында үз мәктәп системасын төзегәннәр, дәреслекләр чыгарганнар, шәкертләр укытканнар. Һәм бу шәхесләр татар халкын Русия халыклары дәрәҗәсендә генә түгел, Европа халыклары дәрәҗәсенә күтәрә алганнар”, дип белдерде Марат Гыйбатдинов.
XS
SM
MD
LG