Accessibility links

Кайнар хәбәр

Галимҗан Баруди


Галимҗан Баруди (1857-1921)
Галимҗан Баруди (1857-1921)

Галимҗан Баруди (17 февраль 1857 – 6 декабрь 1921) – күренекле дин галиме, мәшһүр җәмәгать эшлеклесе, педагог, сайланып куелган беренче мөфти.

​Галимҗан Мөхәммәтҗан улы Баруди (Галиев) 1857 елның 17 февралендә Казан өязенең Кече Кавал авылында сәүдәгәр гаиләсендә туа. Өч елдан гаилә Казанга күчеп килә. 1862 елда Галимҗанны Казанда мәдрәсәгә укырга бирәләр. 1875 елда ул укуын дәвам итәргә Бохарага китә.

1882 елда Г.Баруди, Казанга кайткач, дүртенче мәхәллә мәчетенә икенче мулла итеп билгеләнә. Кыска гына вакыт эчендә ул танылып өлгерә. Тиздән мөселманнарның Диния идарәсе аны имам итеп билгели һәм ул мәдрәсә ачарга рөхсәт ала.

1882 елда Г.Баруди мәдрәсә ача, ул анда җәдитчә укыта, әтисенең хөрмәтенә мәдрәсәгә “Мөхәммәдия” исеме бирелә. Мәдрәсә Русиядә мөселманнарның иң зур һәм дәрәҗәле уку йортына әверелә. 1905 елга кадәр Г.Баруди үзен тулысынча педагогик эшчәнлеккә багышлый. Ул дәреслекләр яза һәм бастырып чыгара, Мөхәммәдия мәдрәсәсендә укыта, аның биналарын киңәйтү һәм төзекләндерү белән шөгыльләнә, уку-укыту программасын яңарта һәм камилләштерә. Бу елларда мәдрәсә төбәктә җәдитчә белем бирүче иң эре үзәкләрнең берсенә әверелә.

1906 елда Казанда Г.Баруди мөхәррирлегендә “Әд-дин вәл-әдәб” (“Дин вә әхлак”) журналы чыга башлый. 1908 елда журналны чыгару хакимият тарафыннан тыела. Шул ук елда Г.Барудины панисламизмда гаепләп ике елга Вологда губернасына сөргенгә җибәрәләр. Сөргеннән кайткач, ул журналны чыгаруны 1917 елга кадәр дәвам итә.

Г.Баруди Русия мөселманнарының сәяси тормышында да актив катнаша. Ул 1906 елның гыйнвар һәм август айларында узган Русия мөселманнарының 2нче һәм 3нче корылтайлары эшендә катнаша. “Иттифак әл-мөслимин” мөселман фиркасе Үзәк комитетының әгъзасы итеп сайлана.

1917 елның 1-2 маенда Мәскәүдә I Бөтенрусия мөселман корылтае уза. Күпчелек тавыш белән Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте мөфтие итеп Галимҗан Баруди сайлана.

Галимҗан Баруди 1921 елның 6 декабрендә Мәскәүгә ачлыктан интегүчеләргә ярдәм комитеты утырышына барган җиреннән вафат була.

Википедия язмасы: Галимҗан Баруди
XS
SM
MD
LG