Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Сэнди" давылыннан соң Нью-Йоркта 800 мең кеше әле дә утсыз кала


Атна башында "Сэнди" давылыннан зур зыян күргән Нью-Йорк шәһәрендә 800 меңнән артык кеше әле дә утсыз кала. Шулай ук Нью-Йорк һәм Нью-Джерси штатында бензин җитми, ягулык станцияләрендә чиратлар тезелгән, дип хәбәр ителә.

Шәһәр мэры Майкл Блумберг ут булмау аркасында өйләре җылытылмаган олы яшьтәге кешеләрне алдагы берничә көнне махсус оештырылган приютларда уздырырга чакырды. Нью-Йоркта һава ноль дәрәҗә салкын.

Нью-Йоркта 1970 елдан бирле ноябрьнең беренче якшәмбесендә оештырылган халыкара марафон быел узмый. Җәмәгатьчелек, сәясәтчеләр һәм спортчылар "Сэнди" давылы китергән зур зыян сәбәпле бу зур чарадан баш тартырга чакырды, диде шәһәр башлыгы Майк Блумберг.

Марафон уырынына берничә спортчы шәһәр буйлап йөгереп мохтаҗларга ярдәм өләшү чарасын оештырды.
XS
SM
MD
LG