Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллыдагы элекке татар-төрек мәктәбе 20 еллыгын билгеләде


Чаллыдагы 79нчы лицей-интернат
Чаллыдагы 79нчы лицей-интернат

Бу мәктәп Чаллыда малайлар өчен беренче татар-төрек уку йорты буларак ачылган иде. Хәзер инде биредә бер генә төрек мөгаллиме дә калмаган. Мәктәпнең исеме дә үзгәртелгән.

90нчы еллар башында Чаллыда кызлар өчен дә, малайлар өчен дә аерым-аерым татар-төрек дигән исем астында мәктәпләр ачылды. Бу мәктәпләрдә төрек мөгаллимнәре дә укытырга күпләп килде. Алар төрек теленнән тыш, инглиз теленнән, дөнья тарихыннан һәм башка фәннәрдән белем бирделәр. 2007 елдан соң Русия буйлап төрекләр катнашы булган мәктәпләргә игътибар артты, аның эчтәлеген өйрәнү башланды. Нәтиҗәдә төрек мөгаллимнәре эшләгән мәктәпләрнең исемнәре үзгәртелде, мөгаллимнәр үз Ватаннарына кайтып китәргә мәҗбүр булды. Чаллыдагы ике татар-төрек мәктәбе белән дә шундый ук хәл күзәтелде. Малайлар өчен татар-төрек лицее хәзер 79нчы лицей-интернат дип атала. Биредәге мөгаллимнәрнең берсе – Алмаз Ризатдинов заманында шушы мәктәпне тәмамлаган, төрек мөгаллимнәреннән дә белем алган.

– Алмаз әфәнде, үзегез укыган елларны, төрек мөгаллимнәреннән белем алган чакларны искә алып китсәгез иде?

Алмаз Ризатдинов
Алмаз Ризатдинов
– Лицей 1992 елда ачылды. Мин 1995 елда имтихан биреп 9нчы сыйныфка килдем. Беренче елны төрек, инглиз, татар һәм урыс телләрен җентекләп өйрәндек. Аннан соң физика, математика, химия һәм биология фәннәрен инглиз телендә укый башладык. Ул чакта мөгаллимнәрнең күбесе яшь төрек абыйлары иде. Алар безгә белем дә, тәрбия дә бирде. Мин монда укыган елларны шатлык хисләре белән генә искә алам.

– Төрек мөгаллимнәренең китүен үкенеч хисләре белән искә алмыйсызмы?

– Андый хисләр турында әйтеп тормыйм, чөнки алар үзләреннән соң матур уйлар гына калдырды. Алар беркадәр яхшы мөгаллимнәр дә әзерләп калдырды бит. Әзерлек бик кирәк. Чөнки монда Чаллы балалары гына түгел, тирә-як районнардан, Башкортстаннан килеп укучылар да бар.

– Биредә малайлар гына укый. Кызлардан башка аларга ямансу, күңелсез түгелме?

Мәктәп уңышлары
Мәктәп уңышлары
– Бездә укырга теләгән балага психологик, физиологик яктан кызларсыз укуы җиңелрәк тә, уңайлырак та. Алар дүшәмбедән шимбәгә кадәр интернатта яшиләр, кичләрен тәрбияче студент егетләр белән бергәләп дәрес хәзерлиләр, төрле чараларда катнашалар. Ял көннәренә өйләренә кайтып китәләр. Мәктәбебезнең уңышлары да зурдан һәм аны хәзер генә санап бетереп булмый. Олимпиадаларда катнашу, БДИ буенча шәһәрдә алдынгы урында торабыз.

– Мәктәпләрдә татарча укытуның торышыннан зарланучылар да җитәрлек. Сездә татарча укыту ягы ничек тора?

Компьютер сыйныфы
Компьютер сыйныфы
– Мин бу лицейга укырга кергәнче гаиләбездә урысча гына сөйләшә идем. Биредә эшләгән Кәбир абый Нигъмәтҗанов миңа татар телен яраттырды. Хәзер инде үз гаиләмдә дә татарча гына сөйләшәбез. Монысы да бер күрсәткеч. Бездә барлык балалар, шул исәптән урыс балалары да татарча сөйләшергә тырышалар. Балада татар телен укудагы, өйрәнү теләге укытучыдан торадыр. Укытучы телне яраттыра ала икән, бала укыячак.

* * * *

Без мәктәпнең залларында, укыту бүлмәләрендә булдык. Мәктәп бинасы тышкы яктан шактый тузса да, эчке якта чисталык, пөхтәлек сизелеп тора.
XS
SM
MD
LG