Accessibility links

Кайнар хәбәр

Надир Дәүләт: Милләт Мәҗлесе (113)


Уфа шәһәре. XX гасыр башы. Диния нәзарәте эшчәнлегенә большевиклар рөхсәт биргәч, аның әгъзалары Уфада калып, ифрат катлаулы шартларда эшләрен дәвам иттерә.
Уфа шәһәре. XX гасыр башы. Диния нәзарәте эшчәнлегенә большевиклар рөхсәт биргәч, аның әгъзалары Уфада калып, ифрат катлаулы шартларда эшләрен дәвам иттерә.
Милли Идарә сөргендә (1918-1919)

Кызылъярга (Петропавловски) барганда Милли идарә әгъзалары Чиләбегә туктала. Андагы сәүдәгәр Вәлиев белән ахун Хәким Сәлимов алар хөрмәтенә мәҗлес җыя.

Бу вакытта Милли Идарәдә 16 кеше була. Бу 16 кешедән башка Милли Идарә составында ул чакта тагын кемнәр булгандыр, мәгълүм түгел, тик, һәрхәлдә, гомуми сан 20дән артмаган булса кирәк. Бу шәхесләрне кече Милләт Мәҗлесе әгъзалары дип тә әйтеп була.

Милли Идарәдә түбәндәге әгъзалар калган була:

Шәйхулла Алкин (финанс назыйре)
Сәлимгәрәй Җантурин (финанс нәзарәте әгъзасы)
Гобәйдулла Бубый (финанс нәзарәте әгъзасы)
Нәҗип Корбангали (Әхмәт улы) (мәгариф нәзарәте)
Закир Кадыйри (мәгариф нәзарәте әгъзасы)
Ибраһим Биккулов (мәгариф нәзарәте әгъзасы)
Гали Еникеев (мәгариф нәзарәте әгъзасы)
Гаяз Исхакый (Милләт Мәҗлесе әгъзасы)
Габдулла Габделбари (Баттал) (Милләт Мәҗлесе әгъзасы)
Гомәр Терегулов (Милләт Мәҗлесе әгъзасы)
Фуат Туктаров (Милләт Мәҗлесе әгъзасы)
Галим Акчура (Милләт Мәҗлесе әгъзасы)
Каюм Мостакаев (Милләт Мәҗлесе әгъзасы)
Газыйм Мирас (Милләт Мәҗлесе әгъзасы)
Гариф Кәрими (Милләт Мәҗлесе әгъзасы)
Солтанбәк Мәмлиев (Милләт Мәҗлесе әгъзасы)


Милләт Мәҗлесендә әгъзалар саны 120 булса да, утырышларда 80-90нан артык депутат катнашмаган. Димәк, ММ әгъзаларының 20 проценты Кызылъярда җыелган дип әйтә алабыз. Исемлектәге азаккы дүрт кешенең Милләт Мәҗлесе әгъзалары булуы турында мәгълүмат юк, араларында җәмәгать эшлеклесе Мәмлиев аерылып тора. Мәгълүм бер өлеш әгъзасы да большевиклар сафына күчкән була.

Милли Идарәнең ике нәзарәте дә кадрлар белән тәэмин ителгәнен күрәбез. Диния нәзарәте эшчәнлегенә большевиклар рөхсәт биргәч, аның әгъзалары Уфада калып, ифрат катлаулы шартларда эшләрен дәвам иттерә.

Кызылъярда Милли Идарә мөмкин булган кадәр эш башкара. Туктаров белән Терегулов Екатеринбурдагы Учредительное Собрание әгъзаларыннан берникадәр акча алып шәһәрдә матбага оештырып (хәрефләрне Самарадан ук Туктаров алып килә), кәгазь кытлыгына карамастан, атнага 1-2 тапкыр чыга торган кече форматлы, ике битле "Маяк" исемле газет чыгару уңышына ирешәләр. Аның барлыгы 30 саны чыга (димәк, газет якынча өч ай дәвамында басылган). "Маяк"ка Г.Баттал, К.Мостакай, Г.Исхакый һәм башкалар язышкан (Исхакый, Баттал һәм Туктарның профессиональ журналист икәнлекләрен онытмыйк).

1918 елның 11 ноябрендә Европада сугыш беткәнне раслап солыхнамә имзалана. Германия һәм Госманлы дәүләте җиңелә. Русияне бүлгәләү актуаль була. Милли Идарә бу вакыйгалар алдында үз сүзен әйтергә тырыша. Г.Исхакый "Маяк"ның бер санында әлеге мәсьәләгә багышлап мәкалә яза. Анда ул Милләт Мәҗлесе сайланган солых һәйәтенең ике әгъзасы белән элемтә өзелгәне (Фатих Кәрими алдан ук инде һәйәттән киткән була), алар урынына яңаларны сайлау кирәклеге, солых һәйәте өчен билгеләнгән бюджет акчасының большевиклар тарафыннан конфискацияләнүе, шуның өчен ярдәмгә ихтыяҗ барлыгы хакында әйтә.

Ул арада Омскида җитди үзгәрешләр булып ала. 30 ноябрьдә Британия вәкиле генерал Нокс, Франциядән югары комиссар Рено белән генерал Жанен һәм рус генераллары вәзгыятьне бәяләү өчен җыелыш ясыйлар. Уфада Дәүләт киңәшмәсе җыелышында идарә эшләрен йөртү өчен сайланган 5 директорның дүртесе – Аксентьев, Земинов, Аргумов һәм Радовский 1 декабрьдә кулга алыналар. Әлеге директориядә саклану министры вазыйфаларын башкарган адмирал Колчак югары идарәче (верховный правитель) итеп сайлана.

Г.Исхакыйның халыкка мөрәҗәгать итүе бушка китми. Солых һәйәте өчен 500 мең сум туплана. Тик шунысы бар, әлеге акча инфляция котырган шартларда кыйммәтен бик тиз югалта. Өстәвенә, һәйәткә тагын ике кешене сайлау кирәклеге үз көчендә кала.

1919 елның язында большевиклар контроле астына кермәгән төбәкләрдәге ММ әгъзалары кече Милләт Мәҗлесе җыелышын үткәрәләр. Бу да үзенә күрә бер уңыш була. Утырышта бер генә мәсьәлә - солых һәйәтенең яңа составын сайлау мәсьәләсе карала. Электән үк сайланган Г.Исхакыйга өстәп Ф.Туктаров белән Г.Терегулов сайлана. Акча туплау эше Исхакыйга йөкләнә.

(дәвамы бар)
XS
SM
MD
LG