Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымтатар яшьләре тел һәм милләт турында сөйләште


Яшьләр Милли Мәҗлес рәисе Мостафа Җәмилев белән очрашты
Яшьләр Милли Мәҗлес рәисе Мостафа Җәмилев белән очрашты

Әнкарада узган VII Кырымтатар яшьләре корылтаенда чыгыш ясаган Бурса татары Әмра Бакышлы яшьләрнең төп макстаты – ана телен саклау, ди.

Әнкарада 3-4 ноябрь көннәрендә узган VII Кырымтатар яшьләре корылтаенда катнашкан 200ләп кешенең күпчелеге Төркиядән иде.

“Корылтайны беренче тапкыр Кырымда уздырганнан соң, аның башкаларын Төркиядә оештыру кирәклеге аңлашылды. Кырымтатарларының күпчелеге Төркиядә яши, без монда җиде миллион. Шулай ук Румыния, Болгарстан, Русиядән вәкилләр бар иде”, дип сөйләде Азатлыкка Бурса кырымтатар яшьләре юлбашчысы Әмра Бакышлы.

Әмра үз чыгышында Гаспыралы, Челебиҗиһаннарның эшен дәвам итү кирәклеге турында сөйләде
Әмра үз чыгышында Гаспыралы, Челебиҗиһаннарның эшен дәвам итү кирәклеге турында сөйләде
Җыенда кырымтатар телен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү кирәклеге турында резолюция кабул ителде. Чыгыш ясаучылар яшьләрнең кырымтатар халкының тарихын онытмауның мөһимлегенә басым ясады. Резолюциядә 1944 елда кырымтатарларының Ватаннан сөргенгә куылуын искә алып, 18 майда уртак матәм чаралары уздыру кирәклеге дә телгә алынган.

Яшьләр корылтайга Кырымнан махсус килгән Милли Мәҗлес рәисе Мостафа Җәмилев, мөгаллимнәр һәм сәнгатькәрләр белән очрашты.

Әмра Бакышлы – кырымтатар тормышында актив катнашкан яшьләрнең берсе. Быел Истанбулда архитектор белемен алып чыккан бу егет Бурсада чыгучы Калгай журналында да үз мәкаләләрен бастыра. Аның әби-бабалары 1911 елда Бахчасарайдан Төркиягә күчкән. Өченче буын кырымтатары булса да, Әмра үзенең ана телендә, Казан татар телендә яхшы сөйләшә. Аны Кырымдагы яшьләрнең татар телен белмәве нык борчый.

Әмра Бакышлы белән әңгәмәне Азатлыкның сишәмбе тапшыруында тыңлагыз.

XS
SM
MD
LG