Accessibility links

Кайнар хәбәр

Барак Обама тагын дүрт елга АКШ президенты итеп сайланды


Демократлар фиркасеннән Барак Обама тагын дүрт елга икенче тапкыр АКШ президенты итеп сайланды.

Беренчел нәтиҗәләргә күрә, Обаманың сайлаучы вәкилләре саны 300дән артык. Җиңү өчен исә аларның 270енең дә яклавы җитә иде.

Сайлауда җиңелгән республикан фиркасеннән Массачусетс штатының элекке губернаторы Митт Ромн инде үзенең җиңелүен таныды һәм Барак Обамага җиңүе уңаеннан котлаулар белдерде.

Обама Чикагода үз тарафдарлары алдында чыгыш ясап, киләчәктә АКШ өчен мөһим булган реформалар юлыннан барачагын әйтте. Ул Конгресстагы ике пулат вәкилләре белән дә хезмәттәшлек итәргә һәм Америкада яшәүче барлык катлам халкы мәнфәгатьләрен якларга вәгъдә итте.

Барак Обамага төрле ил җитәкчеләреннән котлаулар килә.
XS
SM
MD
LG