Accessibility links

Кайнар хәбәр

Осиповага чыгарылган карар үзгәрешсез калды


Смоленски өлкә мәхкәмәсе “Башка Русия” хәрәкәте вәкиле Таисия Осиповагы чыгарган карарны үзгәрешсез калдырды.

Хөкем ителгән Осипованың кассацион шикаяте канәгатьләндерелмәде.

Смоленски мәхкәмәсе рәсми теркәлмәгән “Башка Русия” фиркасе әгъзасе Таисия Осипованы наркотик сатуда гаепләп сигез ел төрмәгә хөкем иткән иде.

Осипова 2010 елның ноябрендә кулга алынды. “Башка Русия” гаепләүләрнең ялган булуын әйтеп килде. Адвокатлар Осиповага наркотикларның яшерен рәвештә китереп салынуын белдерде.

Осипова, аның тарафдарлары һәм күп кенә хокук яклаучылар бу эш сәясиләшкән дип саный.
XS
SM
MD
LG