Accessibility links

Кайнар хәбәр

Азатлык укучылары да Обаманы хуп күрде


Нәкъ ике ел элек Обама Һиндстанга сәфәре вакытында "татарча" биеп күрсәткән иде. Мумбай, 7 ноябрь 2010
Нәкъ ике ел элек Обама Һиндстанга сәфәре вакытында "татарча" биеп күрсәткән иде. Мумбай, 7 ноябрь 2010

Азатлык/Азат Европа радиосының Беларус һәм Украинадагы укучылары Митт Ромнины якласа, татарлар нигездә Обаманы "сайлады".

Азатлык укучылары арасында үткәрелгән сораштыруда демократлар намзәте Барак Обама үз көндәше республикан Митт Ромнины тагы да зуррак аерма (66% һәм 20%) белән җиңде.

Сайлауга кадәр төрле редакцияләрнең интернеттагы сәхифәләрендә урнаштырылган сораштыру нәтиҗәләренә караганда, Ираннан алып Үзәк Азиягә һәм Кавказга кадәр укучылар иске яңа президент Барак Обаманы яклый.

Аерма Беларус белән Украинада гына - бу ике илдә Обама үзенең беренче президентлык мөддәте вакытында аларны оныткан, дигән үпкә бар.

“Көнчыгыш Европа (Русия монда керми) Обама хакимияте алып барган тышкы сәясәтнең мөһим өлеше түгел, алар моны аңлый. Элекке президент Джордж Буш чорында Беларус демократиясе килешүе төзелеп Александр Лукашенка режимына каршы чикләүләр кертелгән иде. Обама хакимияте шуны гына дәвам итте”, ди радиобызның Беларус бүлеге хезмәткәре Юрий Дракахруст.

Шулай да Беларус бүлеге хәбәрчеләре Мински урамнарында оештырган фикер белешүләренә караганда, халык анда барыбер күбрәк Обаманы яклаган.

Обама Украинаның да ачуын чыгарган. Элекке республикан президент Буш Украинага килеп, илнең НАТОда әгъзалыгын даими яклап торган булса, Обама дүрт ел эчендә Киевка килергә вакыт тапмаган. Өстәвенә Киевның НАТО һәм Европа Берлегенә керүенә каршы булган Мәскәү белән мөнәсәбәтләрне “яңадан башлау” адымы ясаган.

Татарлар Обаманы яратты

АКШта яшәүче милләттәшләребез Обаманың үзенең дә милли азчылыктан булганга татарлар кебек милләтләрне яхшырак аңлый алуы, президент булып сайлангач та Төркия һәм Мисырга баруы, мөселманнарга мөрәҗәгать итүен яратты.

Дөрес, Обама Татарстан белән Башкортстанга барып җитә алмады, 2009 елның октябрь аенда ул Казанга Дәүләт секретаре Һиллари Клинтонны җибәрде. Бу сәфәр татар активистлары һәм зыялылары арасында зур кызыксыну, хәтта горурлык та уятты.

“Русия тышкы эшләр министры кунакларга Түбән Новгород яки Самарны күрсәтергә теләгән. Ләкин Һиллари Клинтон Казанны сайлаган,” дип сөйләгән иде ул чакта Фәннәр академиясенең Тарих институты директоры Рафаэль Хәкимов.

Милли мәҗлес җитәкчеләре Клинтонның Казанга килеп китүен Татарстанның дәүләти бәйсезлеген тануга бер адым дип бәяләде.

Ул чакта “Коммерсантъ” басмасы, Клинтон киләчәктә халыкара мәсьәләләрдә Миңтимер Шәймиев белән киңәшләшеп тору мөмкинлеген дә әйткән, дип язып чыкты. Казанда чакта Клинтон “Без булдырабыз!" шигаре өчен Обама татарларга бурычлы икән дип тә шаярткан иде.

Обама үзе Клинтонга кадәр июль аенда Мәскәүдә булып китте. Анда ул Югары икътисад мәктәбе студентлары алдында ясаган чыгышында Казанны да телгә алды.

“Америка Русиянең көчле, тыныч һәм бай булуын тели. Халыкларыбызның уртак тарихы һәм Русия халыкларына булган тирән хөрмәттән чыккан теләк бу. Заманында булган көндәшлеккә карамастан, халыкларыбыз узган гасырның иң явыз көчен бергә җиңгән. Бостон һәм Берминһэмнан кебек үк, Казан һәм Киевтан булган совет гаскәриләре аяусыз сугыш алып барган. Президент Кеннеди сүзләре белән әйтсәк, тарихта бер халык та Икенче дөнья сугышында Советлар Берлеге күргән кадәр кайгы күрмәгән”, дигән иде Обама Мәскәүдә ясаган чыгышында.

“Обама күп нәрсәләрне эшләмәде, эшли алмады. Әмма ул өметлe кеше”, ди Мәскәү татары, “Ватан” фиркасенең элекке рәисе Мөхәммәт Миначев.

Обаманың дүрт еллык яңа мөддәте башлана. Дөнья аннан эчке икътисади кризистан алып Русия һәм Иран белән мөнәсәбәтләрне җайлау кебек тышкы мәсьәләләрне чишү карарларын көтә.
XS
SM
MD
LG