Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ижау кызы татар теле бәйгесендә катнашты


Гөлназ Габбасова укытучысы Рәсилә Габдрахманова белән
Гөлназ Габбасова укытучысы Рәсилә Габдрахманова белән

Казанда үткән татар теле һәм әдәбиятыннан беренче халыкара олимпиада Ижаудан унынчы сыйныф укучысы Гөлназ Габбасова катнашты.

Казанда татар теле олимпиадасының икенче турында Русиянең 14 өлкәсеннән һәм 9 чит илдән мәктәп укучылары һәм студентлар катнашты. Удмуртиянең Ижау шәһәреннән татар гимназиясенең унынчы сыйныф укучысы Гөлназ Габбасова да алар белән көч сынашты.

Бәйге ике өлештән торды. Олимпиаданың беренче туры интернет аша узды. Әлеге бәйгенең уздырылуын гимназиянең татар теле укытучысы Рәсилә Габдрахманова Татарстан мәгариф министрлыгыннан килгән хат аша белә һәм укучыларына җиткерә. Аларның берничәсе катнаша. Гөлназ Габбасова гына икенче турга уза. Укытучы укучысының уңышы белән горурлана.

Әлбәттә, Гөлназның уңышка ирешүе очраклы түгел. “Мәктәптә ике сәгать татар теле дәресендә генә балага күп белем биреп булмый. Монда инде гаиләнең роле бик зур”, диде татар теле укытучысы Рәсилә Габдрахманова.

Шул ук вакытта укытучының да балаларны ана теле белән кызыксындыру өчен төрле чаралар уздыруын билгеләргә кирәк. Рәсилә Габдрахманова башлангыч сыйныфлардан ук укучылар белән викториналар, әдәби кичәләр оештырып, аларда һәр балага катнашу өчен мөмкинлек тудыра. Ул чараларда балалар үзләре өчен өстәмә мәгълүмат туплый.

Татар гимназиясенең 10 сыйныф укучысы Гөлназ Габбасова да моның белән килешә. Укытучысы дәресләрне мавыктыргыч итеп баруын билгеләде ул. Үзенең дә татар теле дәресләренә яратып йөрүен җиткерде.

Тагын бер алым – балалар өчен гимназиядә, район, шәһәр һәм республика күләмендә татар теленнән олимпиадалар уздыру. Гөлназ Габбасова да шундый бәйгеләрдә элек тә катнашкан. Әмма моңа кадәр ул регионара олимпиадага барырлык бал җыя алмаган. Ә менә быелгы сынау, ниһаять, аның өчен уңышлы булган.

Гөлназ өчен татар теленнән сорауларга җавап бирергә җиңелрәк булган. Сөйләм телен дә яхшы белә, татар теленнән имтиханнар да тапшырган.

Гөлназ олимпиадада катнашып, дипломга һәм махсус бүләк – планшет компьютерга ия булган. Кечкенә генә, әмма бик җайлы компьютерны ул инде дәресләрдә куллана башлаган. Киләчәктә Гөлназ татар теле һәм әдәбиятыннан бәйгеләрдә катнашып, тагын Казанга барырга хыяллана.

Казан белән танышу да яшь милләттәшебезгә бик ошаган. Арча районының Кырлай авылындагы Тукай музеенда булу да аның күңеленә хуш килгән.

Гөлназ Габбасова киләчәктә Казанда югары белем алырга ниятли.
XS
SM
MD
LG