Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кытайда Һу партия корылтаен коррупциягә каршы көрәшкә чакыра


Пекиндәге Халык җыены йортында Кытай коммунистлар партиясенең XVIII корылтае
Пекиндәге Халык җыены йортында Кытай коммунистлар партиясенең XVIII корылтае

Кытай президенты Һу Дзиньтао Пекиндә Кытай коммунистлар партиясенең XVIII корылтаен коррупциягә каршы кырысрак чаралар күрергә чакыру белән ачты.

Бер атна дәвам итәчәк корылтайда иң югары вазифаларга яшьрәк буын җитәкчеләр билгеләнер дип көтелә.

Пекиндәге Халык җыены йортында 2200 делегат алдында чыгыш ясап Һу коррупциягә каршы көрәш мәсьәләсен ил һәм партия язмышын хәл итүче мәсьәлә дип атады.

Президент Һу Дзиньтао чыгыш ясый
Президент Һу Дзиньтао чыгыш ясый
“Коррупциягә киртә кую һәм намуслы, чиста хөкүмәт төзү – партиянең ныклы позициясе һәм халыкның игътибар үзәгендә торган мөһим сәяси мәсьәлә. Әгәр дә без коррупция мәсьәләсен чишә алмасак, бу партиянең дә илнең дә таркалуына китерә ала”, дип чыгыш ясады Һу.

Кытай коммунистлар фиркасендә җитәкчелек һәр ун ел саен алышынып тора.

Һуның бүгенге чыгышы 2002 елда җитәкчелек алышканда ясалган чыгышны хәтерләтте. Ул чакта да партия коррупциягә каршы тора алмаса, үз-үзен юк итүгә таба барачак дип кисәтелгән иде.

Вице-президент Си Цзиньпин
Вице-президент Си Цзиньпин
Хәзерге үзгәрешләр нәтиҗәсендә вице-президент Си Цзиньпин Һуны алыштырыр, башта партия рәисе итеп сайланыр, киләсе елдан президентка да әверелер дип көтелә. Премьер-министрның беренче урынбасары Ли Кэцян исә премьер урынын алыр дип фаразлана.

Һу корылтайдагы чыгышында фиркадә демократияне арттыру кирәклегенә дә басым ясап, сәяси структура реформасы Кытайдагы гомуми реформаның мөһим бер өлеше, диде.

Биш елга бер үтә торган корылтай югары җитәкчелектә коррупция арта дигән ризасызлыкларның көчәеп киткән чагына туры килде.

Премьер-министр Вэнь Цзябао
Премьер-министр Вэнь Цзябао
“The New York Times” газеты Кытай премьеры Вэнь Цзябао гаиләсенең 2,7 миллиард долларлык яшерен байлыклары булуын язып чыкканнан соң, Кытай коммунистлар фиркасе бу эшне тикшерә башлаган дигән хәбәрләр бар. Тикшерү Вэнь соравы белән башланган диелә.

Бер төбәкнең югары түрәсе Бо Силай тагын да югарырак вазифага билгеләнер дип көтелгәндә, аның хатыны британияле бизнес партнерын үтергәнлеге ачыкланганнан соң, Бо партиядән чыгарылды.

Кытай президенты үз чыгышында аерым басым ясап партиядә булуны беркем дә байлык туплау һәм хакимияттән файдалану өчен кулланмаска тиеш диде.

Һу шулай ук Кытайның үзгәрә баручы дөньяга яраклашып эш итәргә тиешлеген әйтте һәм алдагы сигез елда тулаем җитештерү күләмен ике мәртәбә арттыруга ирешү өчен "югарырак максатлаар куярга һәм тырышыбрак эшләргә" чакырды.

Корылтай көннәрендә Пекиндә каты иминлек чаралары күрелә. Хокук яклау төркемнәре күп кенә диссидентларның корылтай тәмамланганчы зинданнарда яки үз өйләрендә ябып тотылуын хәбәр итә.

XS
SM
MD
LG