Accessibility links

Кайнар хәбәр

Галишан Нуриәхмәт: "Татар телен яклау Русиягә нинди куркыныч китерә?"


Галишан Нуриәхмәт: "Коллегия сәяси карар кабул итте"
please wait

No media source currently available

0:00 0:07:09 0:00

Галишан Нуриәхмәт: "Коллегия сәяси карар кабул итте"

31 октябрьдә Татарстан хөкемдарлар коллегиясе ТИҮ рәисе Галишан Нуриәхмәтне хөкемдарлык статусыннан мәхрүм итү турында карар кабул итте. Татар хөкемдары бу карарны сәяси гамәл дип бәяли.

Галишан Нуриәхмәт үзен хөкемдарлык статусыннан ТИҮ рәисе булып торганы өчен мәхрүм итүләре турында белдерде.

“Русия хөкемдарлар канунына күрә чыннан да хөкемдарлар сәяси партия, сәяси хәрәкәтләрдә катнашырга тиеш түгел. Әмма татар иҗтимагый үзәге сәяси хәрәкәт түгел, ул иҗтимагый оешма. Бу турыда күпме генә әйтсәм дә, моңа колак салучы булмады. Югыйсә Татарстан юстиция министрлыгыннан да ТИҮнең сәяси оешма түгеллеген, ә иҗтимагый оешма булуы турында белдергәннәр иде. Күрәсең мине хөкемдарлык статусыннан мәхрүм итү алдан уйланылган булган”, дип әйтте ул.

Галишан Нуриәхмәт сүзләренчә, бу карар сәяси булмаган оешмага сәяси күзлектән карап чыгарылган.
Русиянең дәүләт сәясәте татарны бетерүгә юнәлтелгән

“Русиянең дәүләт куркынычсызлыгы оешмасы (ФСБ) бер караганда дәүләт куркынычсызлыгын тәэмин итәргә тиеш. Татар телен саклыйбыз, татар телен яклыйбыз, дип әйтү Русия дәүләтенә нинди куркыныч китерә? Әгәр дә Русия дәүләт куркынычсызлыгы оешмасы ТИҮ эшчәнлеген сәясәт дип саный икән, димәк аларның дәүләт сәясәте - татарны бетерү дигән сүз”, дип белдерде ул.

Татарстан хөкемдарлар коллегиясенең бу карары әлегә үз көченә кермәгән. 10 көн эчендә карар һәм аның беркетмәсе язмача әзер булачак. Бу карар беркетмәсе Нуриәхмәт кулына кергән көннән башлап тагын 10 көн эчендә бу карарга шикаять белдерергә мөмкин булачак.

Галишан Нуриәхмәт бу карарга каршы Русия Югары мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итәчәген белдерде.

Шуны да әйтергә кирәк, хөкемдарлык статусыннан мәхрүм итүгә бәйле Русия Югары мәхкәмәсенә килгән 24 эшнең берсендә дә хөкемдарларны сәяси эшчәнлек өчен бу статусларыннан мәхрүм итү карары әле тикшерелмәгән булган.
XS
SM
MD
LG