Accessibility links

Кайнар хәбәр

Милләт чигенә, үзәк өзелә


Бөтентатар иҗтимагый үзәге корылтае.14 октябрь
Бөтентатар иҗтимагый үзәге корылтае.14 октябрь

Казанда Бөтентатар иҗтимагый үзәге корылтае узды. “Азатлык” радиосы бу милли чараның ничек үтеп китүе турында мәгълүмат биргәч тә, күпләп сораулар килә башлады. Җәмәгатьчелекне бүгенге милли хәрәкәтнең хәле, максатлары, бурычлары, һәм эшләү алымнары кызыксындыра. Сөйләшүебез шушы корылтайга һәм милли хәрәкәтнең бүгенге хәленә багышлана.


Марат Мөлеков исемендәге БТИҮнең 10нчы корылтае шушы елның 14 октябрендә "Казан" милли-мәдәни үзәгендә үтте. Татар милләтенең хәле һәм милли хәрәкәтнең иң мөһим бурычларын, якын һәм ерак максатларын белергә теләүчеләр күп булса да, дәүләт һәм бәйсез басмаларда бу корылтай хисабы һәм карарлары басылып чыкмады. Хәлбуки, анда сүзнең ни турында барганлыгы, милли әдипләрнең кәефләре болай да яхшы билгеле.

15 октябрьдә үткән Хәтер көнендә яңгыраган чыгышлар, төрле җыеннарда ясалган белдерүләр, мәгълүмат чараларында урын алган мәкаләләр һәм әңгәмәләр милләтнең борчылу хәлдә булуын чагылдыра.

Митингта әдәби-шигъри кичәләрдә кайнар хисле чыгышлар яңгыраса да, барыбер эшнең асылын аңлап булмый. Милләт өчен көрәшеп йөрүчеләр дә җитәрлек кебек, мәдәнияттә, мәгарифтә, иҗатта милләтпәрвәрләр ялкынланып эшли. Дәүләт аппараты һәм аның янындагы оешмалар да тик ятмый. Ләкин барыбер милли кыйбланы табып булмый.

21 ел элек ТИҮнең иң беренче корылтаен әзерләү, шул вакытта әйтелгән фикерләр кабул ителгән карарлар һәм, гомумән, милли хәрәкәткә мөнәсәбәт җитдирәк иде кебек. Әйтик, беренче корылтай Камал театрында 700-800 кеше катнашлыгында 2-3 көн барды. Ә унынчы корылтай "Казан" милли-мәдәни үзәге залында 100дән артык кеше катнашлыгында 5-6 сәгать дәвам итте.

Димәк, шартлар да, заманалар да үзгәргән. Милли хәрәкәт үзе дә элеккечә түгел. Элек Татар иҗтимагый үзәге милләтне күтәрү, коткару, республика статусын арттыруда башлап йөрүче иде. Хәзер Татар конгрессы, милли-мәдәни мохтариятләр, мәгълүмат холдинглары, мәдәният үзәкләре һәм корпорацияләре, фәнни үзәкләр, институтлар, академияләр, милләт алдында куелган бурычлар белән шөгыльләнә.

Әмма милли хәрәкәтнең халык потенциалын туплавы, уртак максатлар куюы турында ишетелгәне юк. ТИҮ хакимияттән шактый читләшкән, ләкин ул турыдан-туры оппозицион көрәшкә дә чыкмый.

Бүгенге аналитик тапшыруда без ТИҮнең 10нчы корылтаенда яңгыраган кайнар хисле чыгышларны митингларга калдырып, бары тик салкын акыл белән төпле әйтелгән фикерләрне генә сайлап алырга булдык. Иң башта ТИҮ рәисе, хокук белгече Галишан Нуриәхмәт чыгышына күз салыйк.

Галишан Нуриәхмәт. Тарихның иң авыр, иң аяныч вакыты. Без бик авыр хәлдә. Безнең күз алдында халык телсез, малсыз, илсез калдырыла. Шуңа риза булмаганнар милли хәрәкәттә катнашып йөри. Бөтен Русия империясе халкын талаганнарын карап торабыз. Империя бөтен халыкларны юк итү максатын куйды.

Галишан Нуриәхмәт
Галишан Нуриәхмәт
Беренче корылтайга җыелган вакытта хәтерегездәдер, без барыбыз да бәйсез Татарстан өчен янып йөри идек. Ул вакытта милли хәрәкәт зур уңышларга ирешеп, суверенитет турында декларация кабул итте, халыкара референдум үткәрүгә ирешкән иде.

Кызганыч, безнең җитәкчеләр халкы турында уйлыйсы урында шәхси кесәләрен кайгыртып, республика халкын җирсез, мөлкәтсез калдырып, үзләре миллиардерларга әйләнде.

Римзил Вәли. Галишан Нуриәхмәт Татарстанның икътисадын һәм бүгенге хәлен шулай тасвирлады. Әйе, бу шактый аяныч күренеш. Хәер, милләт турында уйлаган шәхесләрнең корылтаенда мондый бәя табигый күренә. ТИҮ рәисе Галишан әфәнде бүгенге идеология, толерантлык, милли мәгариф мәсьәләләренә дә тукталып китте.

Галишан Нуриәхмәт. Татар телен дәүләт теле итеп, татар милли университетын ачу турында күпме хыялландык. Татарстанда ике дәүләт теле дигән канун кабул ителеп, сугыша-сугыша берничә татар мәктәбе ачылгач, бер түрә дә үз баласын татар мәктәбенә бирмәде. Халыкны зомбилаштыру шулхәтле дәрәҗәгә җитте, ата-аналар үз балаларын үзләре теләп, урыс бакчасына, урыс мәктәбенә бирә башлады, чөнки дәүләт сәясәте шундый.

Мәгариф министры Гыйльметдиновның һәм ул вакыттагы президентның, татарга дүрт класс җиткән дип, оялмыйча әйткәннәре булды. Җитмеш ел эчендә бер татар мәктәбе корылмады. Мәскәүдән кушылган татар мәктәпләрен бетерү сәясәте алып барыла.

Соңгы өч елда 175 татар мәктәбе ябылды. Дөньяда бер халыкта да шундый хәл юк. Алтмыш бала укыган мәктәп ябыла. Янәшә егерме бала укыган рус мәктәбен саклап калалар. Мәскәүгә каршы сүз әйтә алмыйлар. Президентны бетерүләре дә озак тормас.

Римзил Вәли. Иҗтимагый үзәк рәисенең төп докладында ТИҮнең җирле оешмалары, аның алдынгы шәхесләре, хакимият белән хезмәттәшлек һәм оештыру алымнары, уңай һәм тискәре тәҗрибә турыда берни дә әйтелмәде. Нишлисең, җаны сызлаган эшлекленең борчылуы теләсә нинди очрашуны митингка әйләндерә башлый. Бу юлы да шулай булды.

Шунысы күзгә ташланды, ТИҮ корылтаендагы доклад һәм чыгышлар язма рәвештә әзерләнмәгән иде. Димәк бу сөйләшү үзе түгәрәк өстәл кебегрәк үтте.

Корылтайның бер резолюциясе Татарстанның миграция сәясәтен тәнкыйтьләүгә багышланган. Читтән мәҗбүри кайтучыларга торак сертификатлары аз бирелә. Кайтканнарына шартлар тудырылмый. Ә бит дөньядагы хәлләр 1 миллион татарны Татарстанга кайтырга мәҗбүр итәргә мөмкин.

Миграциягә караган резолюциядә менә шушы җитешсезлекләрне төзәтергә чакырганнар. Әмма аның проектын әзерләгән Юныс Камалетдинов үзенең чыгышын мигрантлар проблемаларына түгел, ә мәгарифкә багышлаган.

Шулай итеп, гомуми өндәмәләр, зарланулар һәм әрнүле хисләр җентекләп әзерләнгән аргумент һәм фактлардан ешрак яңгырады. Мәгариф мәсьәләсендә укытучылар һәм ата-аналар да мөмкин булганның ничек эшләнүе һәм эшләнмәве турында чыгыш ясамады. Соңгы 2-3 ел буе барган 309нчы канунны каһәрләү, җитди практик сөйләшүләрне алыштыра алмый.

Җыелышта ТИҮ ветераны, язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова да чыгыш ясады.

Фәүзия Бәйрәмова. Русиядә хакимият үзгәрми торып, татарның хәле үзгәрмәячәк. Ә татар сәяси милләткә әйләнгәнче, татарның хәле үзгәрмәячәк. Ягъни без бүгенге көндә сәяси милләт түгел. Без йөз ел элек сәяси милләт булырга адым ясаганбыз. Чөнки беренче сәяси партияләр, беренче милли парламентлар йөз ел элек оеша башлаган.

Фәүзия Бәйрәмова
Фәүзия Бәйрәмова
Безнең татар зыялыларыбыз милләткә кирәкне Русия авызыннан умырып ала алган. 1917 февраль революциясе вакытында үзләренә кирәк милли мәҗлесләр төзеп, эшләп калганнар. Бу озакка бармаса да, файдасы булган: 1921 елда татар теле Татарстанда дәүләт теле булган.

Икенче омтылыш туксанынчы елларда булды. Без Татарстанның бәйсезлеген игълан итеп, милләтне шуңа ышандыра алдык. Ләкин безнең уңышларыбыз әкренләп юкка чыга башлады.

Соңгы ун елда татар милләте гел югалтулар кичерә. Иң куркынычы – бүгенге көндә халыкның рухы югалып бара. Монда Русиядәге шовинистик хакимият гаепле. Ул татар милләтен бетерү максатын куйды һәм шул максатка ирешеп бара.

Татарның хәле яхшырсын өчен, Русиядә хакимият үзгәрүе кирәк. Ничек без милләтебез хәлен үзгәртә алабыз? Әлбәттә, сайлаулар юлы белән. Актив каршылык күрсәтү өчен мин сезгә шуны әйтәм: сайлауларда “Бердәм Русия”гә каршы тавыш бирегез, Путинга каршы тавыш бирегез.

Римзил Вәли. Әйтергә кирәк, 10нчы корылтайда позитив, өмет уятырлык мисаллар һәм фикерләр бик сирәк булгандыр. Төп игътибар милләтнең хәзерге хәлен тасвирлауда тискәре күренешләргә бирелде. Фактлар да, аргументлар да шул турыда булды. Татарстанның дәүләт шурасы, Русия думасында депутат булган Фәндәс Сафиуллин болай дип чыгыш ясады.

Фәндәс Сафиуллин. Дөнья үзгәрәчәк. Сәяси чикләр бетәчәк. Дөньяда кешелек җәмәгатьчелеге барлыкка киләчәк. Бәлки, кешенең акылына кереп, халыкның төрле булу кирәклеген аңлаучылар да көчлерәк булыр.

Әгәр дә бертөрле, бертөсле оештыру дөрес булса, табигатьтә дә шулай булыр иде. Табигатьтә төрле-төрле үсемлекләр, бөҗәкләр, хайваннар бар. Шуның өчен табигать исән дә кала, эволюция да бара. Кешелек дөньясы да төрле булу белән алга китә ала. Шуны аңлаган чакта халыкның өмете бар.

Фәндәс Сафиуллин
Фәндәс Сафиуллин
“Алтын миллиард” варианты бәлки, тормышка ашмас. Ашса да, озак бармас. Әмма аның иң зур куркынычы, аңа әзерләнү. Олигархлар системасын кертеп, бер генә ил, бер генә тел калдыру, мәдәниятне бетерү – шул вариантка әзерләнү һәм аны тормышка ашырырга тырышу трагедия булырга мөмкин.

Бүген халыкларның исән калулары һәм аларның киләчәктә яшәве халыкның культура дәрәҗәсе, белем дәрәҗәсе, рухи дәрәҗәсе белән дә билгеләнәчәк. Халыкның, санына карамастан, бөек булырга мөмкинчелеге бар. Нигә безгә бөек максатлар куймаска?

Милли университетлар оештырып, аны тәмамлаган егетләребез-кызларыбызның дөнья фәненә бирелеше белән безнең университет бер дөнья университетыннан да ким булмаска тиеш. Татар милләтендә бер генә баладан баш тарткан ана булмаска тиеш.

Безгә хәзер нәрсә кала? Халык арасында эшләп, яшьләр арасында эшләп, аларга бүгенге вазгыятьне аңлатырга. Алар хакимияткә килгәндә, безнең әзер кешеләребез булсын.

Римзил Вәли. Эмоциональ яктан шактый кайнар, төшенкелек белән сугарылган чыгышлар арасында конкрет икътисади анализлы фикерләр дә булды. Икътисад фәннәре докторы Вадим Хоменко рус телендә чыгыш ясаса да, аның аргументлары һәм фикерләре бүгенге вазгыятьне ачып сала.

Ул Татарстанның эчке һәм тышкы икътисади бурычларының никадәр күп булганын әйтте. Нефть табып, эшкәртеп тапкан акчалар тулысынча әйтерлек федераль казнага китә. Мәскәүдән метро төзелешенә, кайбер универсиада төзелешләренә җибәрелгән акчалар әҗәткә генә бирелә икән.

ТИҮ корылтаенда менә шундый төрле дәрәҗәдәге һәм төрле юнәлештәге чыгышлар күп булды. Аларны берләштерүче төп фикер – татар милләте, аның мәгарифенең зур афәт каршында калуы.

Тәнкыйть итүчеләр гомумән федераль үзәк, гомумән Татарстан җитәкчелеге гамәлләрен тискәре бәяләде. Әмма төеннәрне чишү юллары һәм милләтне берләштереп алып баручы көчләр һәм идеяләр табу җиңел түгел. Хәтта 1989 елдагы беренче корылтай үткән көннәр һәм шартлар белән чагыштырганда, өметсезлек шаукымы көчлерәк иде.

Дөрес, элек ул бердән-бер һәм төп оешма ТИҮ корылтае булды. Ә хәзер мондый җыеннарны оештыручы һәм практик эшләрне башкаручы оешмалар бик күп.

Әлеге оешмалар һәм шәхесләр бер-берсен юньләп белми, белсә дә санга сукмый кебек. Бу корылтайда дәүләт хакимияте исеменнән Татарстан дәүләт шурасының фән, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев чыгыш ясады. Ул да бер яктан дәүләтчә фикерли, икенче яктан сызланучы милләтпәрвәр буларак сөйли.

Разил Вәлиев. Без милли мәктәпләрне саклап кала алмасак, киләчәктә телебез, әдәбиятыбыз, шигъриятебез, театр, телевидение булмаячак. Бернәрсә дә булмаячак.

Разил Вәлиев
Разил Вәлиев
Икенче мәсьәлә -- безнең бердәмлегебез. Без һаман үзебез белән үзебез сугышабыз. Әгәр дә бердәм булсак, күптән әлеге мәсьәләләрне хәл иткән булыр идек. Безнең тагын бер кимчелегебез бар – ул да булса, хокукларыбызны белмәү.

Шундый таләп куялар: әгәр дә шәһәр мәктәбендә сыйныфта егерме биш бала булмаса, бу тулы сыйныф булмый. Әмма бу рекомендация гына. Русия документларында “с учетом потребностей населения” дип язылган. Әгәр дә хокукларыбызны белсәк, уңышларга ирешә алыр идек.

Ике елдан артык президент фәрманы белән Татарстанда милли сәясәт турында концепция кабул ителде. Русиядә мондый концепция 1996 елда кабул ителде. Русиядә милли сәясәт турында канун чыкканы юк, әмма аның өч варианты тәкъдим ителде. Без алар белән килешмәдек, чөнки анда бары тик бер милләтнең мәнфәгатьләре кайгыртыла. Калган милләтләр аңа булышырга тиешләр.

Без моның белән килешмәдек, үзебезенең таләпләрне җибәрдек. Аларны кабул итмәделәр – канун кабул ителмәде. Без Татарстанның милли концепциясен эшләдек. Бүгенге көндә аны гамәлгә ашыру буенча дәүләт программасының проекты эшләнә. Шул эшләрдә безгә активрак катнашырга иде.

Римзил Вәли. Менә шундыйрак корылтай булды ул. Катнашучыларның да, чыгыш ясаучыларның да күпчелеге өлкән яшьтә, тәҗрибәле, милли хәрәкәттә 10-20 ел катнаша. Бүгенге тапшыруда ТИҮ корылтаенда чыгышларның төпле, салкын акыллы өлешләре кулланылды. Иртәгесен Ирек мәйданында Хәтер көненә багышланган митингта шул ук сүзләр һәм фикерләр яңадан кызурак итеп әйтелде.

Бу көннәр кабатланмас, дип җырлана бүгенге эстрадада. Менә шундый четерекле, борчулы, акыл белән хис көрәшкән каршылыклы заманалар чыннан да кабатланмас, мөгаен. Ләкин мондый көннәр әле үтеп китмәгән. Теләгән кеше аларны аңлый алыр.
XS
SM
MD
LG