Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиянең Федерация шурасы әгъзалары Татарстан парламенты тәкъдимен хуплады


Мәскәү – Җомга көнне Федерация шурасының милләтара мөнәсәбәтләр һәм дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек итү шурасы утырышында Татарстан дәүләт шурасы тәкъдим иткән “Вөҗдан иреге һәм дини берләшмәләр турындагы” канун өлгесе тикшерелде. Бу өлгедә дини җитәкче урынына дәгъва итүчеләргә дини белемнәрен Русиядә яисә Русия ул илнең дипломын таныган берәр илдә алу шарт итеп куела.

Утырышта катнашучылар Татарстан тәкъдименә нигездә хуплау белдергән. Бу эшне ахырына җиткерү өчен эшче төркем төзелгән.
XS
SM
MD
LG