Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сарбаевны гаепсез дип тапкан мәхкәмә рәисе хөкемдарлык статусыннан мәхрүм ителде


Башкортстан хөкемдарлар коллегиясе Уфаның Киров районы мәхкәмәсе рәисе Мөнир Вәлиевны хөкемдар статусыннан мәхрүм итте, дип хәбәр итте республиканың Югары мәхкәмәсе рәисе урынбасары Елена Макушина.

"2012 елның 9 ноябреннән Мөнир Вәлиевка җәза буларак аның өченче дәрәҗә хөкемдар статусы алына", диелгән Макушина ясаган белдерүдә.

Аның сүзләренә караганда, бу җәзаны ул "Русия хөкемдарлары статусы" турындагы канунны һәм хөкемдарларның әхлаки кодексын даими бозып килгәне өчен ала.

Канунны ничек бозуы турында рәсми мәгълүмат юк. Вәлиевнең бу карарга шикаять белдерү өчен ике ай вакыты бар.

Мөнир Вәлиев Киров районы мәхкәмәсе рәисе вазифасында 2009 елдан бирле булды. 2012 елның 27 июлендә ул бюджеттан 1 миллион 600 мең сум исраф итүдә гаепләнгән Башкортстанның элекке премьер-министры Раил Сарбаевны аклау карарын чыгарган иде.

Тикшерү комитеты тикшерүчеләре раславынча, Раил Сарбаев 2009 елның 27 декабрендә бюджет акчасы исәбенә очкыч яллап, шәхси эше белән Венага барып кайткан. Сарбаев үзе, мин анда ул вакыттагы президент Мортаза Рәхимов кушуы буенча, аның Австриядә яшәүче улы Урал Рәхимов белән очрашып, төбәктәге социаль объектларны төзүгә спонсор акчалары бүлү мәсьәләләрен тикшердем, дип белдерә килде.
XS
SM
MD
LG