Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан велосипедчылары беренче мең чакрымны узды [видео]


3 ноябрьдә Татарстаннан велосипедта дөнья буйлап сәфәргә чыгып киткән Павел Грачев һәм Ален Хәйруллин юлның беренче мең чакрымын узган, дип хәбәр итә Казан шәһәр идарәсе. Сәфәрнең меңенче чакрымы Мәскәү өлкәсе Тимонино авылында тәмамланган.

Грачев һәм Хәйруллин сигез ай эчендә дөньяның 13 иле аша 21 мең км юл үтеп Универсиада барган көннәрдә Казанга кайтып җитәчәк.

Веломарафон 2013 елда Казанда узачак Универсиадага һәм казанлы Онисим Панкратовның дөнья буйлап велосипедта сәяхәт итүенә 100 ел тулуга багышлана.

“Велоясәяхәтчеләрнең төп максатлары - Универсиаданы популярлаштыру, Татарстан, Казан, татар халкы турында сөйләү. Алар педаль әйләндерү өчен генә велосипедка утырган кешеләр түгел”, дигән иде Татарстан яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры Рәфис Борһанов аларны озатканда.

Велосипедчылар Казанны дөньяга танытмакчы
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:40 0:00
XS
SM
MD
LG