Accessibility links

Велосипедчылар Казанны дөньяга танытмакчы


Велосипедчылар Казанны дөньяга танытмакчы
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:40 0:00

Велосипедчылар Татарстанны дөньяга танытмакчы

3 ноябрьдә Татарстанның ике велосипедчысы Казаннан сәяхәткә кузгалды. Павел Грачев һәм Ален Хәйруллин сигез ай эчендә дөньяның 13 иле аша 21 мең км юл үтеп Универсиада барган көннәрдә Казанга кайтып җитәчәк.

Веломарафон 2013 елда Казанда узачак Универсиадага һәм казанлы Онисим Панкратовның дөнья буйлап велосипедта сәяхәт итүенә 100 ел тулуга багышлана.

Бауман урамында урнаштырылган Универсиада стелласы янына сәяхәтчеләрне озатырга килгән Татарстан яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры Рәфис Борһанов сүзләренчә, сәяхәтчеләрнең юл чыгымнарын капларга Татарстан президенты ярдәм иткән. Министрлык исә иярчен аша сөйләшә торган телефоннар белән тәэмин иткән һәм сәяхәтчеләрне Русия һәм чит илләрдә каршылау эшләрен оештыруда ярдәм итә.

“Велоясәяхәтчеләрнең төп максатлары - Универсиаданы популярлаштыру, Татарстан, Казан, татар халкы турында сөйләү. Алар педаль әйләндерү өчен генә велосипедка утырган кешеләр түгел”, диде Рәфис Борһанов.
XS
SM
MD
LG