Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дума телләр турындагы канунны тикшерә. Урыс телен яклаучылар белән


Русия думасы утырышы (архив фотосы)
Русия думасы утырышы (архив фотосы)

Русия думасының милләтләр эшләре комитеты утырышында төбәкләрдә дәүләт телләрен өйрәтү мәсьәләләре турында фикер алышу узды. Әлеге утырышта очраклы рәвештә катнашкан Уфа галиме, академик Фәнил Фәйзуллин сүзләренчә, анда ни өчендер урыс телен яклаучылар гына чакырылган булган.

Соңгы бер-ике елда төрле милли төбәкләрдә, шул исәптән Башкортстан белән Татарстанда да дәүләт телләрен мәҗбүри укытуга каршы чыгучылар арта баруы күзәтелә. Мәгълүм ки, Башкортстанда дәүләт телләре дип башкорт һәм урыс телләре игълан ителде. Канун буенча шушы ике тел мәктәпләрдә билгеләнгән сәгатьләргә асәсан өйрәтелергә тиеш.

Башкортстанда башкорт телен башка милләт балалары да өйрәнә. Менә шушы хәл байтак кына ата-аналарның саруын кайната. Уфада да бу тәңгәлдә каршылыклар күзәтелә. Урыс милләтеннән булган кайберәүләр үз балаларын башкорт дәресләренә йөртмәячәген катгый әйтә. Мисал өчен, Уфада яшәүче Галина Лучкина үзенең улының мәктәптә башкорт дәресләренә йөрмәячәген белдерде. Ике ел элек ул үз фикерен хуплаучы башка кешеләрне дә үз янына туплады. Алай гына да түгел, “Башкортстанда мәгариф һәм урыс теле” исемле интернет-тугандашлык җәмгыятен дә булдырды ул. Аңа керүче әгъзалар каршылык чаралары, пикетлар да оештырды.

Әле Галина Лучкина һәм аның фикердәшләре Мәскәүдә булып кайтты. Алар һәм башка төбәкләрдән, шул исәптән Татарстаннан да барган урыс телен яклаучылар Дәүләт думасы комитеты утырышында катнашкан. Анда милли республикаларда ике дәүләт телен өйрәтүдәге проблемнар тикшерелгән. Игътибарны җәлеп иткәне шул: бу киңәшмәгә, ни өчендер, урыс телен яклаучылар гына чакырылган.

Фәнил Фәйзуллин
Фәнил Фәйзуллин
Шулай да бер искәрмә бар. Уфадан бу җыенда танылган башкорт галиме, Башкортстан дәүләт авиация-техник университеты мөгаллиме, философия фәннәре докторы, академик Фәнил Фәйзуллин да катнашкан. Әмма, аның әйтүенчә, бу киңәшмәгә ул очраклы рәвештә генә баруын аңлаган. “Татарстаннан да татар телен яклап барган кеше юк иде. Мин – Уфадан барган бердәнбер галим, берүзем башкорт һәм татар телләрен яклап чыгыш ясадым”, – ди Фәнил әфәнде.

Академик Фәнил Фәйзуллин әйтүенчә, Русия дәүләт думасы телләр турындагы канунга төзәтмәләр кертергә җыена. Мәктәпләрдә милли телләрне, шул исәптән, татар һәм башкорт телләрен өйрәтүне ихтыярый нигезгә күчерүне күз уңында тотачак ул. Ягъни ата-аналар үзләре генә дә хәл итә алачак бу мәсьәләне. “Тел бетсә – милләт тә бетә”, ди Фәнил Фәйзуллин.

Башкортстанда ике дәүләт телен укытуның, Татарстаннан аермалы буларак, башка бер үзенчәлеге дә бар. Татарстанда татар телен өйрәтүгә кайбер урыс ата-аналары гына каршы булса, Башкортстанда байтак кына татар гаиләләре дә башкорт телен мәҗбүри укытуга ризасызлык белдерә. Урысларга башкорт телен өйрәтү аңлашыла инде, ә бит татарга башкорт телен аңлауга тылмач кирәкми. Башкорт телен дә өйрәткәч, татар баласының теле бөтенләй буталып бетә” дигән фикерне еш кабатлый бу фикерне хуплаучылар.
XS
SM
MD
LG