Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Республикада милли һәм урыс телләре тигезлеге бетәргә мөмкин"


Дамир Исхаков
Дамир Исхаков

Мәгарифтә үзгәрешләр дәвам итәчәк. Дума урыс булмаган халыкларның телләрен өйрәнүне киметү өчен яңа чаралар әзерли.

Думаның Милләтләр эшләре комитетында “Тел сәясәте һәм Русия халыкларының этномәдәни мәгарифе мәнфәгатьләре өлкәсендәге кануннарны камилләштерү” дип аталган темага белгечләр шурасы утырышы үтте.

Шура рәисәсе Ольга Артеменко бу утырышка Татарстаннан белгечләр буларак Русия стратегик тикшеренүләр институтының Идел буендагы региональ һәм этномәдәни үзәге җитәкчесе, Татарстан мөселманнарыннан Русиягә куркыныч янавы турында чаң кагучы, Татарстан урманнарында өч меңләп мөселман сугышчысы качып ятуы турындагы белдерүе белән бу җәйдә күпләрнең котын алган Рәис Сөләймановны һәм Татарстан мәктәпләрендә татар телен мәҗбүри укытуга каршы чаралары белән танылган Урыс мәдәнияте җәмгыяте башлыгы Александр Салагаевны чакырды.

Утырышта шушы көздә Думада расланыр дип көтелгән “Мәгариф турында” яңа федераль канунга тәкъдимнәр каралды. Бу эшләр “Русия Федерациясенең дәүләт милли сәясәте стратегиясе” проекты кысаларында карала.

Ольга Артеменко
Ольга Артеменко
Ольга Артеменко татар һәм башкортларның ачуын чыгарган 309-нчы канунны әзерләүдә актив катнашкан кешеләрнең берсе. Мәгарифнең милли проблемалары институты җитәкчесе Артеменко милли телләрне укытуга каршы чыгышлары белән инде күптәннән мәгълүм.

Думага Татарстаннан сайланган бер төркем депутатлар милләтләр эшләре комитеты рәисе Гаджимет Сәфәралиевтан Сөләйманов белән Салагаевны белгечләр шурасыннан чыгаруны сораса да, Артеменко алар республикадагы вәзгыятьне рәсми басмалардан түгел, ә чын хәлне белүче белгечләр дип шураны тарату белән янап аларны шурада калдыруга ирешкән.

Рәис Сөләймановның чыгышына караганда, Татарстанда урысларга урыс телен ана теле буларак укыту мөмкин түгел һәм балаларның урыс телен белүенә бик зур зыян килә икән. Гәрчә, бу язда бар Русия буйлап урыс телен белү дәрәҗәсен тикшерү Татарстан укучыларының иң алдынгы урыннарда булуын күрсәткән иде.

Артеменко утырыштагы чыгышында “Канунда урыс теленә дәүләт теле статусы гына түгел, ә ана теле статусы бирелергә тиеш”, диде.

Думада әзерләнүче яңа канун һәм аның нинди белгечләр сүзенә карап әзерләнүе турында Азатлык радиосы сорауларына тарихчы этнограф һәм милли сәясәт белгече Дамир Исхаков җавап бирде.

– Дамир әфәнде, Дума комиссиясенең белгечләр шурасына Татарстаннан белгеч буларак чакырылган вәкилләрнең белгечлеген ничек бәяләр идегез?

Раис Сөләйманов
Раис Сөләйманов
– Белгечләр шурасына Татарстаннан чакырылганнарның берсе Александр Салагаев – Казанда эшләүче социолог, фәннәр докторы, икенчесе Сөләйманов Рәис, ул билгеле оешманың башында торучы шәхес. Галим дип санап булмый аны, чөнки аның яклаган диссертациясе юк. Әмма ул сәясәттә актив катнаша. Бу ике шәхес турында сөйләшкәндә шуны әйтергә кирәк, ә аны әйтмичә булмый, чөнки бу проблемны тикшергәндә кем чакырылганын да белергә тиешбез без. Минем үземнең ул мәсьәләләр белән бәйле рәвештә Дәүләт Думасында булганым бар, мәсәлән, латиннан баш тарту турында Мәскәүдә карар кабул ителгәндә мин шул ук комитетта булган идем. Ул эшләрне ничек эшләгәннәрен беләм.

Монда чакырылган шәхесләрнең берсе, Рәис Сөләйманов элек тә билгеле иде, ул Мәскәүдәге империалистик даирәләрне яклаучы шәхес. Һәм мин уйлыйм, турыдан туры куркынычсызлык органнары белән хезмәттәшлек итә дип. Шуңа күрә ул берничек тә Татарстан мәнфәгатьләрен чагылдыра алмый. Ул фәкать үзәкнең мәнфәгатьләрен генә чагылдыра ала.

Александр Салагаев
Александр Салагаев
Ә Александр Салагаев мондагы урыс милләтчеләренең, иң радикаль милләтчеләренең башында торучы шәхесләрнең берсе. Шулай ук Русиянең куркынычсызлык органнары белән бәйле шәхес. Ул әле яшь вакытында ук өлкә комитеты кушуы белән ярамаган фильмнарны эзләп табу өчен фильмнарны карап шуларга рецензияләр ясаган шәхес. Билгеле, аларның икесе дә Татарстан мәнфәгатьләренә турыдан-туры каршы шәхесләр. Һәм, әгәр дә алар анда сүз әйтәләр икән, ул федераль үзәкнең фикере генә була, Татарстанның фикерен берничек тә чагылдырмыйлар.

Өстәп шуны да әйтергә кирәк, алар Татарстан халкының фикерен дә чагылдыра алмыйлар, чөнки Александр Салагаев артында күпме урыс торганын без чамалыйбыз. Рус халкының бик аз гына даирәләре ул радикаль төркемне яклыйлар. Һәм алар, безне монда бастыралар, дип һәрвакыт сүз күтәрәләр. Аларны бастыручы юк, әмма алар артыннан баручы да юк, чөнки урыс халкының башында фикере булган шәхесләре болар артыннан йөрми. Әмма мин уйлыйм, федераль үзәктә боларны файдалану теләге бардыр, дип. Монда хәзер республикалар мәнфәгатьләрен кысу дәвам итә. Менә шул кысуның бер чагылышы тел мәсьәләләренә үзгәрешләр кертү булырга мөмкин, чөнки Татарстанда ике дәүләт теле булуы ул Татарстанның республика буларак яшәвенең бер чагылышы. Әйтик, әгәр дә урысларны аннан кисеп алсаң һәм аларга телне өйрәнмәскә рөхсәт бирсәң, ул вакытта Татарстан дәүләт буларак бетте дигән сүз, чынлыкта, чөнки шуннан соң тел сәясәтен алып барып булмаячак. Мин уйлыйм Мәскәүдәге кайбер даирәләрнең теләге нәкъ шул һәм шуның өчен Дәүләт Думасында бу тикшерү үткәрелә дә.

– Белгечләр шурасының җитәкчесе Ольга Артеменко. Ул элегрәк тә башка милләтләрнең телләренә каршы 309-нчы канунны әзерләүдә актив катнашкан шәхесләрнең берсе.

– Ольга Артеменко дигән шәхес белән тел мәсьәләләренә бәйле рәвештә турыдан-туры очрашканым бар, берничә тапкыр. Ул шулай ук фикерләре белән шовинист, иң карагруһчы шовинистларның берсе. Һәм ул федераль мәнфәгатьләрне үткәрә. Әмма федераль мәнфәгатьләр шактый киң бит, ул фәкать аерым бер даирәләрнең генә мәнфәгатен үткәрүче шәхес. Ул республикаларны кысып беренче урынга федераль мәнфәгатьләрне генә чыгарырга тырышучы шәхесләрнең берсе. Ул шулай ук 309 канунны кабул иткән вакытта Татарстан мәнфәгатьләренә турыдан-туры каршы хәрәкәт итте һәм ул чактагы Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев үткәргән зур киңәшмәдә республикалар сәясәтенә каршы чыкты һәм алар республикалар теләкләренә каршы чыгып ул канунны кабул иттеләр дә. Димәк бу, шулай ук, берничек тә Русия халыкларының яисә бөтен Русиянең мәнфәгатьләрен чагылдыручы шәхес түгел, ул фәкать аерым бер тенденцияне алып баручы шәхес кенә.

– Соңгы айларда Русиядә кануннарны үзгәртү, кырыслату бик зур тизлек белән бара, кануннар гына түгел, төрле оешмаларны чикләү хәрәкәте дә. Канунга нинди үзгәрешләр кертелергә мөмкин дип фаразлыйсыз?

– Беренче чиратта республикаларда ике телнең төп халык теленең һәм урыс теленең тигезлеген бетерергә мөмкиннәр. Ул вакытта урыс теле гомумдәүләт теле буларак аны бөтен кеше дә өйрәнергә тиеш була, ә икенче тел, төп халыкның теле мәҗбүри түгел, ул фәкать шул халык вәкилләре, әгәр теләкләре булса гына, өйрәнергә тиеш дип баралар. Тенденция шул якка таба бара һәм бу гомумән Русиядә бара торган процесска, демократияне кысу процессына бик тә туры килә. Русия федератив йөзен югалтып унитар дәүләткә таба бара, дигән сүз.

– Шура утырышы алдыннан Думадагы Татарстан депутатлары Милләтләр эшләре комитеты рәисе Гаджимет Сафаралиев янына килеп Сөләйманов белән Салагаевны аннан чыгаруны таләп иткәннәр, әмма чыгар алмаганнар. Татарстан депутатлары бу юнәлештә ни дә булса эшли аламы?

– Татарстан депутатлары үзләренең сүзләрен әйтергә тиешләр, чөнки алар безнең республика исеменнән анда җибәрелгәннәр, шуңа күрә аларның фикерләре булыр дип уйлыйм мин. Әмма аларның көчләре җитәрме? Анысы икенче мәсьәлә. Татарстан депутатларының һәм башка милли республикаларда яшәүчеләрнең генә саннары җитми. Әгәр дә Мәскәү мәсьәләне шулай итеп куя икән, каршы тора алмаячаклар депутатлар. Билгеле алга таба ул Русиянең язмышына тискәре йогынты ясаячак. Күрербез, сөйләшүләр вакытында үзләренең мәнфәгатьләрен чагылдырырлармы. Мин уйлыйм, алар әйтерләр дип үзләренең фикерләрен. Алар, билгеле Салагаев белән Сөләймановларның кем булуын бик яхшы беләләр. Аларның позицияләре бу ике шәхеснең позицияләрен белән берничек тә туры килә алмый.
XS
SM
MD
LG