Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Камаз” эшчесе хезмәт хакы җитмәү сәбәпле үз-үзенә кул салган


Чаллыда “Камаз” ширкәтендә слесарь булып эшләүче Дмитрий Федоров хезмәт хакы аз булу сәбәпле, эш урынында асылынган. Аның хатыны Зөлфия “Комсомольская правда”га белдерүенчә, март аеннан бирле акча көнкүрештә иң кирәкле әйберләргә дә җитми башлаган.

“Безнең кредитка гына да 13-15 мең китә иде. Әле фатирга, балалар бакчасына түлисе бар. Ә соңгы айларда Дима 8-10 мең сум ала иде. Ул һәрвакыт ничек акча җиткерергә дип борчыла иде”, диде аның хатыны.

Ширкәт идарәсендә Дмитрийның яхшы хезмәт хакы алуын әйтәләр. Тикшерүчеләр тикшерү эшен башлады.
XS
SM
MD
LG