АКШ президенты Барак Обама Мьянмага сәфәре барышында илдәге демократик үзгәрешләр өчен шатлануын һәм аның сәфәре киләчәк үзгәрешләргә «тагын бер адым» булачагына өметләнүен әйтте. Мьянманың хәрби хөкүмәте соңгы вакытта илдә демократик үзгәрешләр башкара.
Обама ил президенты Тейн Сейн белән бер рәттән ун ел өй сагында булган һәм күптән түгел азат ителеп парламентка сайланган оппозиция башлыгы Нобель бүләге иясе Аун Сан Су Чжи белән дә очрашты.
Бу американ президентының бу илгә беренче сәфәре. Күпләр аны “тарихи” дип атады, чөнки берничә ел элек АКШныд Мьянмага каршы кырыс чикләүләре гамәлдә иде.
Хокук яклаучылар бу сәфәрне вакытыннан алда дип белдерсәләр дә, Обама үзенең карарын дөрес дип саный. Аның сүзләренчә, бу Мьянма хөкүмәтен түгел, ә илдәге реформаларны яклау булып тора.