Accessibility links

Татарстан тулысынча «ГЛОНАСС +112» тоташтырылачак


Быелның 30 декабренә Татарстанның барлык районнары «ГЛОНАСС +112» шалтыратуларны бердәм кабул итү системасына тоташтырылачак. Әлегә ул Казан, Югары Ослан, Яшел Үзән һәм Биектау районнарында гына эшли. Шулай ук бу җиһаз белән 600дән артык мәктәп автобусы тәэмин ителгән. Татарстан мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы хәбәр итүенчә, бу казаларны киметүгә китергән.

Декабрь азагыннан барлык районнар да «112»гә шалтыратып гадәттән тыш хәлләрне хәбәр итәргә, зыян күргән кешеләр өчен коткаручыларны чакыра алачак.

ГЛОНАСС +112 Русия төбәкләре арасында Татарстанда иң беренчеләрдән булып гамәлгә керде. Ул 2009 елдан бирле эшли.

Шалтыратуларны Казан һәм Чаллының 2 үзәге эшкәртә. Анда 70ләп шалтыратуны кабул итүче һәм аналитиклар эшли.
XS
SM
MD
LG