Accessibility links

Кайнар хәбәр

НАТО Төркиягә ярдәм итәргә әзер


Ихтыяҗ туган очракта НАТО саклану өлкәсендә Төркиягә ярдәм итәргә әзер. Әлегә «Патриот» ракеталарын җибәрүне сорап Төркиядән мөрәҗәгать булмаган.

«Без әлегә Төркиядән рәсми мөрәҗәгать алмадык. Әмма мин Төркия хөкүмәте белән элемтәдә торам. Сүрия-Төркия чигендәге хәл борчу тудыра», диде НАТО генераль секретаре Андерс Фог Расмуссен саклану министрлары катнашкан Европа Шурасы утырышына килгәч.
Аның фикеренчә, Төркия җирендә ракеталарны урнаштыру илне саклау өчен җитәрлек чара булачак.

Андерс Фог Расмуссен шулай ук альянсның Сүрия һавасында очышларны тыю мәсьәләсен әлегән тикшермәүләрен дә билгеләде.
XS
SM
MD
LG